Балык Бистәсендә мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе үтте
Балык Бистәсе үзәк мәчетендә мөнәҗәтләр һәм бәетләр уку кичәсе булып узды. Өйләдән соң башланган әлеге кичәне район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов ачып җибәрде. --Мәҗлесләрдә, я булмаса бәйрәм кичләрендә мөнәҗәтләр уку элек-электән килгән. Аның үзенә күрә бер моңы бар. Эчтәлегенә халкыбызның тормышы, моң-зары сыйган. Аның аша шулай ук вәгазьне, рәхмәт сүзләрен дә ирештерергә була. Мәүлид ае кичәләрендә уздырылган мәҗлесләрдә дә мөнәҗәтләр әйтелә,--диде хәзрәт үз чыгышында.
Аннан соң сүз алган район үзәк мәчете имам-хатыйбы Хәмит хәзрәт Идрисов та мөнәҗәтләр кичәсенең бәйге-конкурс булмавын, бары тик әби-бабайлардан калган матур гореф-гадәтнең дәвамы икәнлеген әйтеп узды.
(Язманы тулысынча газетабызның киләсе саныннан укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа