Балык Бистәсе Балтач авылы мәктәбенең эшендә техник хезмәткәрләрнең өлеше зур булган
Мәктәп елларын сагынып сөйләгәндә, очрашканда без күбрәк укытучыларыбызны барлыйбыз, аларны хөрмәтлибез. Бу дөрес күренеш, табигый хәл. Тик узган гасырның урталарыннан 2000 нче елларга чаклы вакыт аралыгында мәктәпләрдә эшләгән техник хезмәткәрләрнең җиңел булмаган хезмәтен дә шәрехләп китсәк бер дә зыян булмас. Чөнки аларның эшчәнлеге дә күпмедер дәрәҗәдә укыту процессына йогынты ясаган.
Ник ул еллар гына дисезме? Республика җитәкчелегенең алдан күрә белүе һәм мөмкинчелекләрдән файдалану нәтиҗәсендә авылларга табигый газ килде, мәктәп һәм башка социаль объектлар да шуның белән җылытыла башлады. Бу үз чиратында аларда хезмәт куючыларның эш шартларын бермә- бер җиңеләйтте.
Балтач авылы мәктәбендә озак еллар бу вазыйфаларда Зәйнәп Гыйлемҗанова, Хәдичәбикә Яруллина, Зәйтүнә Мәгыйзова, Фатыйма Хәмәтханова, Зәкия Гәйниева, Нурҗиһан Гайнетдинова, Разыя Җаббарова, ирле-хатынлы Фәүзия-Әмир Габдуллинар, Шәмсебәдәр-Нәгыйм Шакировлар, Саҗидә-Хафиз Әхмәдиевлар, Мәрьям Зиннәтова, Мәрьямбикә Хаҗиева, Хәмәтгаян Сәйфетдинов, Әхкам Баһавиев һәм башкалар хезмәт куйдылар.
Мәктәпкә карамаса да аның белән тыгыз бәйләнештә булган авыл фельдшерлык пунктында әлеге хезмәтне күп еллар Җамалия Кәримуллина башкарды.
Җәйге чорда бу абый-апалар алдагы уку елында мәктәп биналарын җылытырлык күләмдә утын әзерләү эше белән мәшгуль иделәр. Әйтергә генә җиңел. Күп очракта ул утынны урманда әзерләп алырга кирәк булды. Аннан юан-юан агачларны трактор арбасына тәгәрәтеп менгезергә төрле җайларын кулланганнар. Мондый күмәк көч сорый торган эшне коллектив дус булмаса башкарып та чыга алмаслар иде. Кайтарылган утын пүләннәре җыйнак итеп мәктәп ишегалларына өелде.
Мәктәп аты өчен кышкылыкка ындыр табагы янындагы зур бакчадан печән чабулар, урнаштырулар күп көч сораган. Әле бит һәрбер гаиләдә үз мал-туарына да җитәрлек итеп әзерләргә вакыт кирәк.
Ул арада мәктәпне, классларны, җиһазларны яңа уку елына әзерләү эшләренә тотыналар. Буйыйсы, чистартасы, юасы...
Төзекләндерү эшләре өчен Күгәрчен заводының кайнар горнасыннан чыккан кирпечләрне төяп алып кайтасы.
Менә яңа уку елы башлана. Мәктәп өендә чиратлашып кизү торып дәресләр башлануын- тәмамлануын белдереп башта кул кыңгыравы, соңрак электр белән эшләүчесен чалтыратулар. Классларны юу өчен сулар җылыту барысы да биредә эшләнде.
Мәктәп биналарын мичләргә ягып җылытыр вакыт җитә. Моның өчен җәй кайткан утынны кисәргә Нәгыйм абый Шакиров алына, вакыт-вакыт аны уллары Вәкил, соңрак Фидаильләр алыштырды. Монда эшләүчеләрнең балалары укудан соң олыларга ярдәм итәргә йөрделәр. Резедә, Равил Яруллинар, Азат, Фәнил Хәмәтхановлар, Гәбдерәүф Мәгыйзовлар шул мөхиттә әвәрә килделәр.
Кем белә, бәлки вакыты-вакыты белән кышкы суыкларда Ямаш авылыннан йөреп укучы һәм укытучылар өчен әлеге апалар яккан мич җылысыннан да кадерле нәрсә булмагандыр.
Мәктәптә үткән бәйрәм чаралары өчен сөенеп, аларны күзәткән, чыгарылыш саен ямансулап калган бу абый-апаларның күбесе инде фани дөньдан китеп бардылар. Үз вакытында аларның хезмәтенә тиешле рәхмәт сүзләре әйтелгәндер. Еллар узу белән үткәннәрне барлаганда әлеге олы җанлы кешеләргә ул сүзләрне кабатлап җиткерәсе килә.
Нияз Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев