Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Тормыштан канәгать булу кирәк

"Мин күлмәктә туган кеше, икенче төрле әйткәндә бәхетле кеше", - дип дип сүзе башлады Резеда апа Шафикова.

Аның белән сөйләшкәннән соң, бу сүзләрнең һичнинди ялгансыз, ихлас әйтелүендә бер шигем дә калмады минем.

Каршымда көләч йөзле, тормыштан канәгать ханым утыра. Тормыш юлы сикәлтәсез, тигез генә бара аның. Югары Тегермәнлек авылында дүрт ир туганы арасында, тигез канат астында иркә кыз булып үсеп, 18 яшендә күрше егете Хәбиргә кияүгә чыга.

"Ике кайнаналы йортка килен булып төшсәм дә, безнең өйдә "шылт" иткән тавыш та ишетелмәде. Алар да яхшы булдылар, мин үзем дә бик тыныч кеше идем",-ди ул.

Мәктәпне тәмамлагач, Резеда апа бер ел Иваново авылына китеп туку фабрикасында эшләп карый-каравын. Ләкин әнисе килеп, рус җирендә кала күрмә дип, кызын кире алып кайтып китә.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев