Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Гүзәл Хәбибуллина: "Теләп алган ярам"

Әллә артык яратканга, Кадерләрем булмады. (Р. Вәлиева)

Бер кат эшләрен бетергәч, Ландыш, тагын күңел төшенкелегенә бирелеп, яраткан радиосын кабызып җибәрде. Ә анда Салават моңлы итеп җыр суза:

"Яратканнар гына аңлар мине,

Яратканнар керер хәлемә."

Алмазның да яраткан җырчысы иде бит Салават. Бергәләшеп тыңларга яраталар иде аны. Ә бүген, әнә, Ландышка, якты үткәннәрне барлый-барлый, ялгыз гына тыңларга туры килә.Гомергә бергә булырга дип антлар иткән бу ике яшь йөрәкнең аерылу сәбәбен һаман аңлый алмый Ландыш, дөресрәге, ышанып бетә алмый.Ә бит барысы да искиткеч матур башланган иде.

Алар танышкан елның октябре бик җылы килде. Танышулары да әллә ничек көтмәгәндәрәк килеп чыкты аларның.Ландышның якын дусты Эльмираның район егете белән очрашып йөргән чаклары. Беркөн егет үзе белән каратутлы, озын буйлы,зәп-зәңгәр күзле бер дустын алып кайтты. Алмаз исемле әлеге егет Ландышка гашыйк булды да куйды. Ә Ландыш, ни өчендер, Алмазны бер күрүдә үк ошатмады. Я сөйләшүеннән, я елмаюыннан гаеп табарга тырышты. Ләкин үзен озата кайтырга рөхсәт бирде. Алмаз атна саен сөйгәнен күрер өчен авылга ашкынды, ә Ландыш, киресенчә, Алмаз белән очрашмас өчен шәһәрдән сирәгрәк кайтырга тырышты.

Ул елны алар яңа елга бергә керделәр.Сәгать уникене суккан мизгелдә бер-берсенең күзләренә карап теләкләр теләделәр. Әлеге яңа елдан бер-ике ай чамасы үткәч, Ландыш Алмаз белән арасын өзәргә булды. "Мин сине яратмыйм.Тынычлыкта калдыр мине. Эзәрлекләмә,"-диде ул ачыктан-ачык. Бу минутта Алмаз нинди хисләр кичергәндер, ә Ландыш сөенде генә. Дуслары белән күңел ачты, укыды. Ә Алмаз югалып калмады, өч -дүрт ай гына ялгыз йөрде дә, Ландышның дуслары, танышлары аша телефон номерын эзләп тапты, кыяр-кыймас кына шалтыратты. Ландыш та бик матур, ягымлы итеп сөйләште аның белән. Ә менә Алмаз белән күрешкәч, үзенең ялгышканлыгын аңлады Ландыш. Бу мизгелдә шундый якын булып тоелды аңа Алмаз, күрешмичә торган ярты ел өчен үзен битәрләде. "Мин бит аны үлеп яратам. Ничек шуны элек аңламаганмын,"-дип сөйгәненнән күзләрен дә алмады Ландыш.

Кайчандыр һәр хәрәкәтеннән гаеп эзләгән Ландыш өчен Алмаз яшәү чыганагы, сулар һавага әйләнде. Икесе ике шәһәрдә булсалар да, сәгатьләр буе телефоннан бер-берләренә әйтелгән матур сүзләр, сырлап-сырлап язган хатлар аларның араларын якынайтты гына. Ике якның әти-әнисе дә хәбәрдар иде әлеге мөнәсәбәтләрдән.

Ямьле җәйләр бер-берләреннән аерылмый үтеп китте. Ә беркөн Ландыш Алмазның хисләре суына барганлыгын сизде. Күрешмәс өчен төрледән-төрле сәбәпләре дә табылып торды Алмазның, күрешсәләр дә, очрашу мизгеле бер сәгатьтән артмый иде. Ә Ландыш сөйгәненә артык сораулар бирмәде, барысы да җайланыр әле, дип, сабыр гына көтте. Менә-менә өзелергә торган араларны Ландышка килгән кайгы якынайтты. Һич көтмәгәндә әтисез калды Ландыш...Алмазның иңнәренә сарылып, ачы күз яшьләрен түгү, сөйгәненең юату сүзләрен ишетү аны янәдән тормышка кайтарды. Ләкин кызгану хисе кайнар мәхәббәт түгел икәнлеген яхшы аңлый иде ул.

Яңа елга аяк басканда әле кайгыдан айнып бетмәгән Ландышны ялгыз калдырмады Алмаз. Бергәләшеп яңа ел каршыларга авылга кайтты. Кайчандыр бер булып типкән бу ике йөрәк бер-берсенә элеккечә сөеп карамады, киләчәкә планнар корып, теләкләр теләмәде инде бу кичәдә.

Бер ай вакыт үтте. Алмаз Ландыш янына кайтып, пыскып торган өмет чаткысын сүндереп, яраларына тоз салып китте.

-Безнең мөнәсәбәтләргә нокта куярга кирәк. Ни өчен, дип артык сораулар бирмә.Мин үзем дә әлеге сорауларга җавап бирә алмаячакмын,-диде ул.

-Димәк, бөтен әйткән сүзләрең, миңа булган хисләрең ялган булган? Ләкин мин ышанмыйм. Күзләремә карап, мин сине яратмыйм, дип әйт, -диеп өзгәләнде Ландыш.

-Ландыш, мин сине яратмыйм. Оныт мине һәм бәхетле бул,-дип күзләренә карап соңгы сүзен әйтте Алмаз һәм китеп тә барды.

Ә Ландыш, Алмаз киткән юлга карап, тораташтай катып калды. Эчендә ярату белән сугарылган ачу кайный иде аның.Мөнәсәбәтләрне өзгәне өчен түгел, ә әтисе үлеменнән соң төзәлеп бетмәгән күңел яраларына тоз салып китеп барганы өчен күралмый иде ул Алмазны. Ләкин шул ук вакытта өзелеп-өзелеп ярата иде ул аны. "Нигә бераз сабыр итмәдең соң, Алмаз? Бу ике кайгыны ничек күтәрермен соң мин?" дип кабатлады Ландышның яшьтән чыланган иреннәре.

Бәхетле була алмады шул Ландыш. Бер генә ир-атны да Алмазы кебек яратмады.Һаман өметләнде, кавышырбыз, дип уйлады. Еллар үтә торды, Ландыш үз хыяллары белән, ә Алмаз үз тормышы белән яши бирде. Район белән авыл арасы өч дистә чакрымга гына якын булса да, инде менә ике елдан артык күрешкәннәре юк. Ә Алмазы белән күрешеп сөйләшәсе килгән чаклары күп булды Ландышның. Үзенең шатлык-борчулары белән уртаклашасы,газиз улын сөйгәненнән аерган ананың күзләренә карап, уйларын әйтәсе килгән вакытлары да булмады түгел.

Хәер, мәгънәсе булыр идеме икән әлеге сөйләшүләрнең? Алмаз инде күптән тормышын башка берәү белән бәйләде. Алай гына да түгел, ул инде хәзер әти кеше.

Ландышның гына ул тормышы барып чыкмады. Алмазын оныту максатыннан кияүгә чыкты. Тик ир хатыны булып яшәү бәхете озакка бармады: гаилә башлыгы аңа хыянәт итте. Ә Ландыш шушы көннән соң, бүтән беркайчан да кияүгә чыкмаячакмын, дип, үз-үзенә сүз бирде.Укып бетереп, диплом алды. Тик күңелендә Алмазына булган чиксез мәхәббәте аңа, газаплар китереп, яшәргә комачаулый иде. Инде ничә еллар үтсә дә, Алмазын уйлап, күңелсезләнмәгән көне юк аның.Әмма,гомерлеккә бергә булырбыз,дип вәгъдәләр биреп,кеше сүзен тыңлап,авыр вакытында сөйгәнен язмыш кочагына ташлап,гомергә бәхетсез иткән Алмаз лаекмы соң мондый мәхәббәткә?

Һәркөн саен Ландыш Ходайдан бары тик бер изге теләгенең генә үтәлүен тели:Алмазга булган олы хисе сүрелсен,юкка чыксын,чәлпәрәмә килсен иде аның.

Аның сүзләрендә хаклык та бар.Яратмыйча,сөю хисләре кичерми яшәү авырдыр ул.Ә чын йөрәктән яратып,газапланып яшәү тагын да авыррактыр,мөгаен.

Гүзәл Хәбибуллина.

Фотосы: clouds.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев