Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Балык бистәсе районында Түбән Тегермәнлек авылында йөрәк җылысын кызганмаган изге кешеләр яши

Бала - бәгырь җимеше. Әнә шул кадерле затны тудырып, аны сәламәт акыллы, җәмгыятькә яраклы, миһербанлы, шәфкатьле итеп үстерү ата-ананың изге бурычы. Үз балаларын үстереп, чит-ятлар ташлап калдырган ятим балаларга әти-әни назы, йөрәк җылысын кызганмаган изге кешеләр яши Түбән Тегермәнлек авылында.

Дамирә һәм Мөдәрис ... әнә шундыйлардан. Ишле гаиләдә туганнарын кайгыртып үскәнгәме, әллә инде "Акчарлак" приютындагы үксез балаларның сагыш тулы күзләрен күргәнгәме, ун өч яшьлек малайны тәрбиягә алырга булалар. Үзләренең ике уллары үсеп, яннарыннан чыгып киткәннәр. Марат аларда яши башлаганнан соң, хезмәткә өйрәнеп үссен дип, умарталарның икесен малай тәрбиясенә бирәләр, куяннар алалар. "Марат бик тәртипле, эшчән булып үсте. Өйдә дә, ишек алдында да тәртип булганны, пөхтәлекне яратты",- ди аның турында Дамирә апа. Унбер сыйныфны тәмамлаганнан соң малайны Алабуга шәһәренә техникумга урнаштыралар. Анда Дамирәнең апасында яши. Уку белән беррәттән эшли дә, машиналар юдыру оешмасына урнаша. "Үзебез үстергәч бик якын, хәлләрен гел белеп торабыз. Яңа ел бәйрәме белән котлады, бик шатландым игътибарлы булганына",-ди сөенеп Дамирә апа. Яңа ел каникулларында кайтып, дүрт кич кунып, ишек алдын кардан чистартып киткән егет.
Гөлназ Зарипова.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев