Корноухово авылда яшәүче Нина Угарова :"Балаларымның мәхәббәтен тою минем өчен зур бәхет"
Нина Абросимова (Угарова) Сталинград өлкәсенең Киквидзе районы Дуброво авылында 1938 елның 23 июлендә сугыш башланырга өч ел кала дөньяга килә. Әнисе белән бергә әтисен фронтка озаткан көнне ул бүгенгедәй хәтерли.
... Халык күп җыелган. Ир-атларны машинага утыртып алып китәләр. Әтисе артыннан Нина гына йөгерә. “Иван Григорьевич сугыштан кайтмый”, - ди авылдашларының берсе. Бу сүзләр Татьяна Филатьевнаның йөрәгенә пычак кебек кадала. “Ни өчен шулай дисез?” – дип үпкәләп сорый ул. “Карагыз әле, бала аның артыннан ничек йөгерә бит!”…
Нина Ивановна әтисе белән саубуллашу көнен беркайчан да онытмый. Иван Григорьевич сугышның беренче көннәрендә Смоленск янындагы бәрелештә һәлак була. Әнисен Татьяна Филатьевнаны да фронтка алалар, ул Сталинградта госпитальдә шәфкать туташы булып эшли. Нина әбисе белән кала. Төнге вакытта немецларның бәреп керүләреннән һәм бомба төшүеннән саклау өчен солдатлар аларны базга төшерә торган була. Сугыш вакытында сыер асраганнар, бәрәңге үстергәннәр, шулай ук урманда җыелган имән чикләвекләрен киптереп, аннан он ясап ипи пешергәннәр.
Сигез сыйныфны тәмамлагач, Нина бухгалтер һөнәрен үзләштерә һәм шул белгечлеге буенча эшкә урнаша һәм язмыш аны безнең Балык Бистәсе районына алып килә.
... 1961 ел. Өлкән мастер Виктор Угаровны Корноухово һөнәри училищесы курсантлары белән Сталинград өлкәсенең «Солоновский» совхозына чирәм җирләрне эшкәртү өчен җибәрәләр. Биредә ул Нина белән таныша. Чибәр кызны шунда ук күреп ала һәм ул гашыйк була. Кызга өйләнеп үзе белән алып китәргә уйлый. Виктор тәкъдим ясагач, Нина өенә кайта һәм әнисенә кияүгә чыгарга җыенуын әйтә.
-Кем ул һәм каян? – дип сорый әнисе.
-Татариядән, - дип аңлата кыз.
Якыннан танышу өчен егетне кунакка чакыралар. Виктор белән сөйләшкәннән соң документлар күрсәтүен сорый әнисе. Викторның ниятен җитди булуын аңлап, аларга фатыйхасын бирә ул. Яшьләр өйләнешәләр, туй үткәрәләр. Аннары Татьяна Филатьевна кызы һәм
кияве белән бергә Корноухово авылына кодалары белән танышырга кайта. Биредә дә туй ясыйлар.
Кайнатасы Алексей Алексеевич кайнанасы Мария Васильевна өчен яхшы килен була Нина. «Дус-тату яшәдек, эшләдек, тырыштык, йорт алдык. Кыз һәм ул үстердек», - дип сөйли Нина Ивановна.
Ире Виктор Иванович югары партия мәктәбен тәмамлаган, Җаваплы вазыйфаларда эшләгән: Урахча авылында совхоз директоры, партиянең район комитетында инструктор, «Корноуховский» совхозында парторг. Тик соңыннан авырый башлый. Иренең гомере кыска булуы үкенечле хәл, ди Нина Ивановна.
- Без операциягә өметләндек, әтине терелер дип уйладык. Аңа нибары 53 яшь кенә иде бит. Ул декабрьдә вафат булды. Хастаханәдән хастаханәгә йөреп, ул елны кышка утын әзерли алмадык. Мичкә ягып җылыту өчен кар астыннан куаклар җыя идек. Кышкы суыктан суүткәргечләр катты. Мал-туар да күп, суны мичкәләр белән ташыдык. Беренче вакытта бик авыр булды, әмма мөстәкыйль яшәргә өйрәндек, - ди Татьяна Викторовна. - Улым Денис ул вакытта кечкенә иде. Ул үсә төшкәч, миңа җиңелрәк була башлады. Хәзер аның үз эше. Безгә һәр эштә ярдәм итә. Йортка ремонт ясадык, тышладык. Күрше Хәмис Кәримовка әле дә рәхмәт әйтәм. Ул барлык эшкә оста. Безгә җылылык системасын, су үткәргечне алыштырырга булышты, канализация ясады. Йортта барлык уңайлыклар да бар. Күршебез Гөлсинур белән туганнар кебек тату яшибез.
Нина Ивановна кызы белән бик мәрхәмәтле кешеләр. Ире, әтисе ягыннан туганнары белән яхшы мөнәсәбәттә булуы аның тагын бер дәлиле. Зоя Александровна һәм Степан Павлович Перелетовлар белән аралашып яшәгәннәр. Зоя Александровна гомере буе авылда өлкән шәфкать туташы булып эшләгән, ә Степан Павлович сугыш ветераны, инвалид - сугыштан аяксыз әйләнеп кайткан, техника буенча яхшы мастер булган.
- Инсульт булган иде миңа, кызым аякка бастырды. Бик тәрбияли ул. Шәфкать туташы Фирдәүс Газизовага ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Йөри алмасам да кызыма аш бүлмәсендә ярдәм итәргә тырышам. Бергәләп мантыйлар, пилмән, кыстыбый ясыйбыз, башка татар ашларын да пешерәбез. Тәрбияле кыз үстерүемә сөенеп туя алмыйм. Башка кешеләргә ярдәм итәргә өлгерә ул. Аны бик хөрмәт
итәләр. Оныгым Денис да бик игътибарлы һәм ягымлы. Күп күчтәнәчләр алып кайта, мине сөендерергә тырыша, - ди Нина Ивановна.
Татьяна Викторовна гомер буе туган авылында яши. Озак еллар Корноухово мәктәбендә укытучы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 2014 елдан китапханәче ул, шулай ук мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме дә укыта. "Бездә китапханәгә килә алмаучы өлкәннәр күп, китаплар алып аларның өйләренә йөрим", - ди ул.
Татьяна Викторовна гомерен әтисе, әнисе, улына багышлаган. Балаларының кайгыртучанлыгын, мәхәббәтен тою - ана өчен зур бәхет. Бу игелекле кешеләрнең йорты аларның йөзләре кебек якты. Алар өчен сөенеп һәм канәгатьләнү хисе белән без кайтыр юлга чыктык.
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа