Гомер юлында якты эз
Һәрбер кешенең олы хезмәт юлына аяк басканда үрнәк күрсәтүче, үгет-нәсыйхәтләр бирүче остазы була торгандыр.
Минем үземә, районыбызның Черняховский исемендәге колхозына эшкә килгәч, яңарак кына хуҗалык рәисе итеп сайланган Михаил Мартынов җитәкчелегендә эшли башларга туры килде. Уку йортын тәмамлап, хәрби хезмәтне үтеп кайткан идем ул вакытта. Эш тәҗрибәм юк дәрәҗәсендә диярлек. Шуңа карамастан ул минем кебек яшь белгечләрне бер команда итеп туплап эшкә керешергә шикләнеп калмады.
Хуҗалык элек-электән төшеп калганнардан булмаса да яңа җитәкче вакытында да хезмәт күрсәткечләрен үстерергә, эшчеләрнең хезмәт һәм тормыш шартларын яхшырту өстендә эшләргә зур мөмкинлекләр бар иде әле.
Авыр мәсьәләләрнең берсе булып хуҗалыкта, ничек кенә сәер тоелмасын, ул эшче көчләрнең җитешмәве иде. Моңа авылның район үзәгенә якын булуы да зур йогынты ясагандыр күрәсең. Михаил Иванович шаярткалый торган иде: "Эшли башлаган атналарымда иртән авыл халкы мине каршы алырга чыккан икән дип уйлап куя торган идем". (Ул берничә ай Корноуховадан йөреп эшләде.)
Чыннан да иртәнге сәгатьләрдә 40-45 гә якын хезмәт яшендәге авыл кешесе (әйтергә кирәк төшеп калганнары түгел) "Сельхозтехника", "Сельхозхимия" берләшмә автобусларын урам чатында эшкә менәргә көтәләр иде.
Бу чорларда колхозның материаль-техник базасы тирәнтен яңартылды, яңа терлекчелек биналары калкып чыкты, йортлар төзелде, авыллар газлаштырылды, су белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителде.
Ул безгә үзенең "Корноухово" совхозындагы эшчәнлегенең кыенлыкларын тасвирлап, бу яктан "Анатыш" хуҗалыгында эшне оештыруның күпкә уңайлырак булуын искәртеп торды.
Тик таяк ике яклы булган кебек, бу уңайлыкның өстәмә мәшәкатьләр китереп чыгаруы да җитәрлек иде. Чөнки районга килүче күп санлы олы җитәкчеләр, төрле комиссияләр дә хуҗалык биләмәләрен читләтеп үтмәделәр.
Районыбызны Валерий Павлович Васильев җитәкләгән чорда хуҗалык олы, уңай үзгәрешләр кичерде. Район оешмалары булышлыгы белән сыерлар көтүе өчен җәйге лагерь төзелде, механик мастерскойда механизаторлар өчен сауна һәм җылы душлар булдырылды, сафка тиз кертелә торган терлекчелек биналар торгызылу шуларның ачык чагылышы булды.
Нәтиҗәләр дә озак көттермәде, СССР дигән илебездә барган социалистик хезмәт ярышлары чорында, хуҗалык район күләмендәге күрсәткечләре өчен берничә тапкыр күчмә Кызыл байракка ия булды.
Хәзерге атамалар белән әйтсәк, ул вакытларда хуҗалыкта 1 гектар авыл хуҗалыгы җире биләмәләренә туры килгән терлек саны районда иң зур күрсәткечләрнең берсе иде. Менә шундый сандагы малларга җитәрлек азык базасын булдыру өчен күпьеллык үлән мәйданнарын арттыруга иреште җитәкче.
Аның үз эш стиле булды, хуҗалыкның баш белгечләрен үз тармакларында тулы җаваплылыкны белеп эшләргә өндәде. Ул үткәргән планеркалар конкрет бурычлар куела белүе белән аерылып торды.
Михаил Иванович үзе тирәсендә эшлекле команда тупларга тырышты һәм әйтергә кирәк, ул теләгенә күпмедер дәрәҗәдә ирешкәндер дип уйлыйм. Төрле елларда аның белән тотрыклы эшләүче белгечләр Валентина Лаврентьева, Михаил Стахеев, Дания Ибраһимова, Александр Потапов һ.б. аның төп таянычлары булдылар.
Хезмәт куйган кешене олылый белде, гозерләренә колак салды, булышты.
Узган елның ноябрь аенда Михаил Иванович Мартыновка 70 яшь тулды. Районнан күченеп китү сәбәпле, күз алдында булмагач, бәлки аның бу датасын күпләр онытып та җибәргәннәрдер. Соң булса да уң булсын дигәндәй, бу язмам белән мин аңа булган ихтирамымны җиткерәсем килде.
Нияз Шәйдуллин.
Анатыш авылы.
Фотосы: pactalom.ga
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев