Ундүрт ел беренчелекне бирми
"Аяз-Ойл" хуҗалыгының алдынгы савым остасы Илзирә Габрахманованың терлекчелектәге хезмәт юлы өч дистә елдан артып китә. Иң сокландырганы, ул инде 14 ел дәвамында хуҗалык савымчылары арасындагы бәйгедә беренчелекне бирми. Хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә дә җиңүче исемен күп тапкырлар аклаган савымчыбыз ул. Быел да район Сабантуе флагын күтәрү хокукын яулады Илзирәбез....
"Аяз-Ойл" хуҗалыгының алдынгы савым остасы Илзирә Габрахманованың терлекчелектәге хезмәт юлы өч дистә елдан артып китә. Иң сокландырганы, ул инде 14 ел дәвамында хуҗалык савымчылары арасындагы бәйгедә беренчелекне бирми. Хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә дә җиңүче исемен күп тапкырлар аклаган савымчыбыз ул. Быел да район Сабантуе флагын күтәрү хокукын яулады Илзирәбез. Газетабызның киләсе саннарында "Илзирәнең ак юлы" дигән очерк белән таныша алырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев