Ул һәр елны мактала
Районыбыз чигендә урнашкан "Галәветдинов" фермерлык хуҗалыгы игенчеләре һәр елны үзләрендә урып-җыю эшләрен тәмамлагач, күршеләргә ярдәмгә ашыгалар.
Быелгы уракка әзерлекнең иң кызган бер чорында Керәшен Казысы авылына барып чыккач, безне һәр елны макталган комбайнчылар белән таныштырдылар. Шунысы куанычлы, хуҗалык җитәкчелеге авыл хуҗалыгы производствосында иң җаваплы чор-игеннәрне җыеп суктыру эшенә һәрвакыт тәҗрибәле игенчеләрне генә билгели. Нәтиҗәсе, монда эш вакытында сәбәпсез тик тору, ватылу очраклары сирәк күзәтелә. Быел да, иңендә бай хезмәт тәҗрибәсе булган, уңган игенчеләр Фаяз Закиров, Мансур Багманов, Альфред Галиуллин, Салават Закиров һәр кайсы үзенә беркетелгән комбайннан нәтиҗәле файдаландылар. Ә менә "Нью Холланд" чит ил комбайнында 8 нче сезонын эшләүче Илнур Мөхәммәдиев турында киңерәк тукталмый мөмкин түгел. Беренчедән ул һәр елны урып-җыю эшләрендә мактала. Тагын бер күркәм гадәте бар, сыйфат буенча аның эше башкалардан һәрчак аерылып тора ул. Хуҗалыкта булган икмәкне югалтуларсыз җыеп алу белән башка фермерларга ярдәмгә дә ул беренчеләрдән булып ашыга. Әле бу көннәрдә дә хезмәттәше Миңнулла Нәбиуллин белән ул күрше авыл фермерларының игеннәрен суктыруда катнашкан. Комбайн бункерыннан алар 700 тоннадан артык ашлык суктырып озатканнар. Быелгы һәлиткеч урып-җыю чорында да алар бай тәҗрибәле игенчеләрне узып китеп, хуҗалыкта урак батыры исемен яулаганнар.
Идрис Аметов.
Фото авторныкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев