Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Техникага кулы ятып тора

Яңа Арыш авылында гомер кичерүче Кави абзый белән Нурзия апаның ишле гаиләсендә балалары кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскәннәр.

Олы кызлары әнисе эшен дәвам иттереп сыер сауса, уллары Алмаз әтисе һөнәрен сайлаган. Ул авылның бер дигән механизаторы. Иң элек егет МТЗ тракторында җир эшкәртеп, чәчү чәчә.
Аннары КСК комбайны белән терлек азыгы хәзерләүдә тәҗрибәсен арттыра. Соңгы елларда үз хезмәтенең чын остасы булып танылган тәҗрибәле комбайнчы Илдар Кәримов янәшәсендә "Ягуар"да эшләп, зур чыныгу алган. Быел хуҗалыкта бу комбайн белән мөстәкыйль рәвештә эшли башлаган ул. Шактый уңышларга ирешергә өлгергән инде. Хуҗалыкта баш белгечләр белән аралашкач аның күпкырлы механизатор булуына төшендек. Узган ел хуҗалыкта авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүдә башлап йөргән. Иң элек үзе эшләгән тракторын, комбайнын җентекләп төзәтеп сафка бастырган. Аннан кыш буена авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтүдә маһирлыгын күрсәткән. Техника-агрегатларны сыйфатлы итеп сафка бастыруы нәтиҗәсе-һич кенә дә яңа гына заводтан кайткан агрегаттан аера алмыйсың үзләрен.
-"Ягуар" комбайнын аеруча күңелен биреп төзәткәнгәмедер, аның әле быел бер мәртәбә дә вак-төяк сәбәпләр белән туктап калганы булмады,-ди Алмаз Вәлиев. Әнә шуңа быел "яшел урак"та югары нәтиҗәләргә ирешеп лидерлык итә. Илдар Кәримов, Үзбәк Мусин кебек үз эшләренең осталары янәшәсендә сынатмый хезмәт куя Алмаз. Быел да хуҗалыкныңаларның эшләре уңышлы бара. Кыска гына вакыт эчендә хуҗалыкта 5000 тоннага якын сенаж салынган. Монда, сүз дә юк, үзенә билгеләнгән эшне күңелен биреп башкаручы Алмаз Вәлиевның да хезмәт өлеше күләмле.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Техникага кулы ятып тора