Сокланмый мөмкин түгел
Районыбызның күп коллективында әле бүген дә яшьлек чорында сайлаган һөнәренә тугры калган хезмәткәрләр күп. Район сөт-май комбинаты белгече Гөлсинә Фәхрәзиева нәкъ шундыйлардан.
Аның туган авылы Котлы Бөкәштән район үзәгенә йөреп эшли башлавына да быел 9 ел тулды. Ә сөт комбинатына килүенә 32 ел булды.
Котлы Бөкәштә урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, ул бер төркем иптәшләре белән Бөгелмә шәһәрендә лаборантлар хәзерләү училищесына юл тота. Ә аннан соң туган авылындагы сөт-май заводында эшлиләр. Комбинатта беренче эш көненнән үк Гөлсинәне пөхтәлеге, хезмәтен төгәл башкаруы, таләпчәнлеге өчен үз итәләр. Ул елларда район сөт-май комбинаты директоры булып эшләгән Анатолий Митрофанов аны бик тиз күреп ала һәм Ульян өлкәсендәге Дмитроград механика-технология техникумына укырга керергә күндерә.
-Ул чорларда без яшьләр хакында зур кайгыртучанлык күрсәтеп сәләтле дип санаган хезмәткәрләрне укырга җибәрүләре өчен директорыбызга мин бүген дә бик рәхмәтле,-ди Гөлсинә. Җитәкче аңа тикмәгә генә олы ышаныч белдермәгән икән шул. Башлаган эшен һәрвакыт ахырынача җиткерергә тырышкан, зур оештыру сәләтенә ия булган кыз техникумда укыганда да сынатмый. Аннан ул озак еллар Котлы Бөкәш сөт-май заводында баш технолог вазыйфасын башкара. Коллективның даны еракларга тарала. Алар җитештергән май Уфа, Череповец шәһәрләрендә, Бөтенрәсәй конкурсында җиңеп, призлы урыннар яулый.
Бүген дә район сөт-май комбинатында өлкән мастер вазыйфасын башкаручы Гөлсинә Фәхрәзиева технологик таләпләрнең төгәл үтәлеше өчен җаваплы. Үз хезмәтенә һәм башкаларга таләпчән булуы белән ул һәрвакыт мактала. Иптәшләре арасында да аның абруе зур. Иртә таңнан торып, һәркөнне 40 чакрым юл үтеп эш урынына соңармыйча килеп җитә. Ә киеренке эш көненнән соң табигать шартларының нинди булуына карамастан, олы яшьтәге әнисе Әминә апа янына ашыга. Гөлсинәгә сокланмый мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев