Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Ринат Камалиев һәр эшен җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгән

"Кулон-Агро" хуҗалыгының механизаторы Ринат Камалиев 4 ел инде бирегә Бирдебәк авылыннан килеп хезмәт куя.

Иңендә 30 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган тракторчы үзенә йөкләнгәнне һәрвакыт җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгән. Шуңа бар эшкә кулы ятып тора аның.
-Техниканы яхшы белүе һәм сакчыллыгы өчен аны күпләргә үрнәк итеп куярлык. Бу көннәрдә ул киләсе ел кыр эшләре өчен техникаларны төзекләндерүдә башлап йөри,-ди баш инженер Фәнис Юнысов.
Районыбыз хуҗалыклары арасында техниканы кышкы саклауга кую буенча кулонлыларның җиңүче булуында да Ринатның хезмәте күләмле. Кышын тракторы белән авыл юлларын, производство участокларын кардан чистарта. Быелгы кышка да ул инде күптәннән әзер.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшен