Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Рәхмәт сүзе барысыннан да кадерлерәк

Миләүшә белән Юныс икесе дә Яңа Арыш авылыннан. Ә гаилә тарихлары менә болайрак аларның.

Район Мәдәният йортында оештырылган дискотекада танышалар алар. Бераз очрашып йөргәннән соң егет кызга тәкъдим ясый, авылга кайтып яшәргә исәбе булуын әйтә. Миләүшәнең Чистай медицина училищесын тәмамлап Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә эшләгән вакыты. Авылга кайтып, гаилә корып яшәү аның уена да килгәне булмый. Егетнең тырыш, уңган, чибәр булуы аның бу уйларын бер минутта сызып ата. Алар өйләнешеп авылга кайтып китәләр. Миләүшәгә дә үз һөнәре буенча фельдшер-акушерлык пунктында эш табыла.

Ул вакытлардан бирле күпме еллар үткән, сулар аккан. Бүген Миләүшә Мөхәммәтрәхимова авылның иң кирәкле кешесе. Барысы да аны хөрмәт итәләр. Кемнән генә сорама барысы да рәхмәтле аңа. Фельдшер-акушерлык пунктыннан чыгып килүче Самат абый Кәримуллин белән сөйләшеп алдым. "Миләүшә шикелле эшләүче, үз эшенә жаваплы караучы мед. сестралар бүгенге көндә бик сирәктер. Бу арада әти-әни авырып китә сәбәпле, иртәсен дә, кичен дә, хәтта төнге сәгатьләрдә дә тормыш иптәше белән укол ясарга, хәл белергә килә иде. Ярый Миләүшәбез бар, тормыш иптәше Юныска да бик зур рәхмәт. Миләүшәне һәр чакырган «вызовка» алып бара. Аларның гаиләсенә бары тик рәхмәт сүзләре генә яудырасы килә",-дип сөйләде ул. Һәм ашыга-ашыга өенә таба китеп барды. Без пунктка кердек. Миләүшә апа янәшәсендә бер ханым утыра иде. "Миләүшә апага рәхмәт сүзләре әйтергә килгән идем. Ул - үз эшенең чын остасы. Кайнатам бу арада чирләп алды. Миләүшә апа иртәнге сигез тулганчы килеп, эшкә барганчы уколын кадады, хәл-әхвәлләрен сорашып торды. Хәзер дә өйгә килеп хәлләрен белеп чыга",-дип сөйләде Гөлсирин.
Хәтер дәфтәрен барлап
Көн дими, төн дими-Миләүшә авырулар янына бара. "Авылда 726 кеше яши. 137 се балалар, 167 се өлкән яшьтәгеләр. Балалар һәм өлкәннәр медицина ярдәменә иң мохтаҗ кешеләр. Балаларга вакытында прививка ясау, чирләгәндә дөрес диагноз белән дәвалау кирәк. Яз-көз өлкәннәрнең авырулары көчәя. Күбесенчә йөрәк-кан тамыры авырулары, инсульт төнлә күзәтелә. Телефон шалтыраган саен сискәнеп китәм. Тагын нәрсә булды икән дип, эч поша башлый",-ди ул. Бу эшендә аңа тормыш иптәше дә аңлап ярдәм итеп тора. Ашыгыч вакытларда үзе машина белән аны авырулар янына алып бара.
Сөйләшә торгач Чистайда укыган вакытларын да искә алды Миләүшә апа.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сүз фельдшер