Хезмәт кешесе
Равил кебекләр яшәтә авылны
Башкалардан артык эшләмим, ким-хур булып яшәмим, дип сүзне кыска тотты әңгәмәдәшем. Сорауларым да җавапсыз калмады.
Равил Галиевның механизаторлык тәҗрибәсе 35 ел. Бәләкәй генә юбилей. Тоткан кыйбласыннан тайпылмыйча үз юлын табып атлый. Тырышлык, эшен сыйфатлы итеп башкару һәм үз алдына куелган максатка ирешергә омтылу сыйфатлары көчле аңарда. Ул аларны үзвакытында хуҗалыкның алдынгы тракторчысы булган әтисе Һидият абзый белән мактаулы савым остасы әнисе Хәтимә ападан сеңдергән. Алар икесе дә тәртипле, хезмәт сөючән затлы нәселдә тәрбияләнгәннәр һәм бу күркәм сыйфатларны балаларына да төшендерә белгәннәр. Авылдашлары алдында яуланган хөрмәт, абруйның бүгенгәчә буыннан-буынга саклап килүләре нәкъ менә аларның яхшы тәрбиясе нәтиҗәседер.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев