Һәр хуҗалыкның йөзек кашына тиң мактаулы хезмәткәрләре була. "Кулон-Агро" хуҗалыгының быелгы чәчү алдынгысы Ринат Гайнуллин да нәкъ шундыйлардан.
Елның кайсы гына фасылында барып чыксаң да хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр аны "күз генә тия күрмәсен үзенә",-дип мактау сүзләре белән искә алалар. Быел язгы кыр эшләре чорында МТЗ-1221 тракторы белән 1000 гектарга якын мәйданда чәчү үткәргән ул. Үзе белән очрашырга булдым.
Күп хезмәт алдынгылары кебек ул да күп сөйләшә торганнардан түгел. Гаиләдә төпчек малай буларак, ул әтисе Миңнулла абыйның эшен уңышлы төстә дәвам иттерә. Менә ике дистә елга якын инде Ринат кышкы айларда тегермәндә он тарттыра. Үзе игеп үстергән ашлыктан ул берничә сортлы он җитештерә. Аларның продукциясен бүген республикабызда гына түгел, Рәсәйнең күп шәһәрләрендә көтеп алалар.
Ринат үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгән. Шуңа хуҗалыкка яңа кайткан "Дон-608" яшел масса турату комбайнын да бу егеткә биреп ялгышмаганнар. Баш инженер да аның турында җылы сүзләр әйтте.
-Бездә техниканы аның кебек яхшы белүчеләр сирәк. Нинди эшкә алынса да булдыра,-ди Фәнис Юнысов.
Яңа комбайнның серенә дә ул тиз төшенгән. Кыска гына вакыт эчендә 1000 тоннага якын күләмдә яхшы сыйфатлы сенаж салуга ирешкән егет. Ул әнә шулай биредә ел әйләнәсе җаваплы участокта хезмәт куя.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Нет комментариев