Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Олы кешеләрне күреп сөйләшү безнең буыннар өчен дөнья бәһасенә тиң

Юлдашым Мирзаҗан абый Шиһапов белән Масловкага барышыбыз. Машина тәрәзәсе аша үтәли кергән кояш нурлары күзләрне чагылдыра.

Яз җылысы шифа булып тән күзәнәкләренә үтә, җанны иркәли. Ирексездән сүзебез бүгенге тормыш матурлыгына, рәхәтлегенә барып тоташа. Яшәүдән беркайчан да туеп булмас кебек.
Масловка авылында яшәүче, яңа гына 90 яшен тутырган Бибиәсма апа Мифтахова белән очрашкач та әлеге гүзәллекне тою халәтеннән китмәгән идем. Ә олы кешеләрне күреп сөйләшү, аларның һәр киңәш сүзен тыңлау безнең буыннар өчен дөнья бәһасенә тиң.
Язмам герое үз гомерендә күпне күргән. Районыбызның Зәңгәр Күл авылында туып үссә дә язмыш аны 1938 елны Әстерхан якларына илткән. Үзе бу турыда болай дип сөйли:
-Гаиләдә дүрт бала үстек без. Иң олысы мин идем. Вербовать итеп җибәрделәр безне Әстерханга. Районнан берничә гаилә киттек. Поезд белән бардык. Барып урнашкач төрле авыр эшләргә йөрдек, эштән җиксенү юк иде. Дүрт ел яшәдек без анда. Бөек Ватан сугышы башлангач әти фронтка китте. Озак та үтми, аның яу кырында батырларча һәлак булуы хакында кайгылы хәбәр килде. Әни әллә шушы кайгыдан, әллә туган якны сагынып, җирсеп яшәүдәнме авырый башлады. Ничек кенә булса да туган якка кайтырга кирәк иде безгә,-дип хәтер яңарта Бибиәсма апа.
Фәрвәз Каюмова.
Тулырак язманы газетадан укый аласыз.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев