Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Нурислам Гатауллинның тракторга утырып эшли башлавына быел 35 ел тула

"Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыгы механизаторы Нурислам Гатауллинның тракторга утырып эшли башлавына быел 35 ел тула.

Хезмәт юлының беренче көннәреннән үк аңа күп төрле техника белән идарә итәргә туры килә. Әмма "ДТ-75" аның өчен аеруча үзгә әйләнә. Хуҗалык уңганы бу трактор белән ел әйләнәсе эштән бушамый.
Кыш айларында ферма биләмәсен кардан арындыра, аннан соң авыл юлларын чистарта. Буш вакытларында хезмәттәшләренә техник агрегатларны төзекләндерүдә ярдәм итә. Һәр елда ул язгы кыр эшләрендә җаваплы эшләр башкара. Туфрак әзерләү һәм чәчүдә эшли. Җәй айларында МТЗ тракторына күчеп, терлек азыгы хәзерләүдә башкалардан калышмый.
Күп еллардан бирле кырда рулонланган печән, саламны төяп, азык утарына озата. Соңрак инде аны үзе үк тигез итеп эскерткә куя. Быелгы язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып кереште ул. Хезмәттәше Рәүф Фазлыяхмәтов белән 500 гектардан артык мәйданда көзге культуралар һәм күпеллык үлән җирләрен тукландырдылар, 250 гектардан артык мәйданда культивация һәм тырмалау эшләрен башкарды.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев