Николай Ветелкинны авыл үзенә тарткан
Николай Казан шәһәре макарон фабрикасында эшләгәндә, авылына чираттагы ялга кайткач, аңа Карагановның фермерлык хуҗалыгында эш урыны тәкъдим итәләр.
Егет шәһәрдә яшәгән арада авыл җире дә зур үзгәрешләр кичергән икән бит. Бүген ферманы элеккегесе белән һичкенә дә чагыштырып булмый. Эш шартлары да, халыкның тормыш хәле дә тамырдан үзгәргән.
Шәһәрдә айга 20 мең сум хәзмәт хакы алып эшләгән егет туган авылында шул күләмдә акча тәкъдим иткәч, теләп ризалаша.
Бүген егет фермада йөздән артык терлек карый. Кыска гына вакыт эчендә үз хезмәтенең чын остасына әверелгән ул. Ат белән азыгын ташый, малларның ятакларын да коры, чиста тота. Коллективта Николай Ветелкинга олы хөрмәт белән карыйлар.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев