Ни йөкләсәң шуны булдыра
Хезмәт сөючән тырыш кеше бервакытта да аптырап утырмый. Авылда эш юк дип тик ятмыйча чит җирләргә китеп тә менә дигән итеп хезмәт куя, мактала.
Элек шактый олы авыл булып исәпләнгән Солтанда да инде хәзер эшче көчләр җитешми. Шуңа бирегә күпләр күрше Тулуш, Ырга авылларыннан килеп эшләргә мәҗбүр була. Шулай күптән түгел генә авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән хуҗалыкларда эш барышы белән танышып йөргәндә Солтан авылы машина-трактор паркында яңа заманча тракторда эшләүче механизатор Әдһәм Сибгатов белән әңгәмә корырга туры килгән иде. Егет ике ел инде хезмәттәшләре Габделҗәват Гайнетдинов, абыйлы-энеле Айнур һәм Илнур Хәсәновлар белән һәркөнне 10 километр юл үтеп бирегә эшкә килүләре хакында сөйләде. Юк, зарланмый ул, киресенчә Солтан авылының киләчәге матур булуына, Казан шәһәреннән якташыбыз Ринат Хәмәдияров кебек инвестор килүенә сөенечен белдерде. Районыбыз авылларының үсеше, ныклы киләчәге, хуҗалыкларның көйле эшләве өчен җан атып йөрүче мондый эшмәкәрләр күбрәк булсын иде,-ди ул. Гомере буена диярлек элеккеге Тулуш хуҗалыгында берсеннән-берсе иске, таушалган тракторларда эшләп арыган егеткә биредә Америкада җитештерелгән "ДжонДир" тракторын ышанып тапшырганнар. Аның әйтүенә караганда, бу техника авыл кешесе өчен эшләнгән. Идарә итүе дә, эшләве дә уңайлы, җитештерүчәнлеге дә югары. Егет быел да монда бәрәңге утырту өчен чәчүлек җир әзерләүдә күп хезмәт куйган. Хәзер инде бәрәңге араларын эшкәртү белән мәшгуль.
-Әдһәмгә теләсә нинди дәрәҗәдәге катлаулы авыр эшләрне ышанып тапшырырга мөмкин. Үзенә йөкләнгән һәрбер операцияне төгәл башкара. Хезмәттәшләре дә үзе кебек сер бирә торганнардан түгел,-ди "Солтан" агрофирмасы идарәчесе Рөстәм Мингалиев.
Әнә шундый оста куллы, үз вазыйфаларын күңел биреп башкаручы хезмәткәрләр җыйналганга, солтанлыларның эшләре дә бүген уңышлы бара. Хәзер биредә 600 гектар мәйданны биләгән пар җирләрен барлык агротехник таләпләргә җавап бирерлек итеп эшкәртәләр. 400 гектарлы күпьеллык үлән басуында да кызу эш кайный. Хуҗалык җитәкчеләренең әйтүләренә караганда, үзләрендә мөгезле эре терлекләр булмаганга, алар печән белән беренче чиратта үз эшче-хезмәткәрләрен, аннан соң авыл кешеләрен тәэмин итәләр. Ә инде калган 250 гектарын орлык өчен суктырып алырга планлаштыралар. Чөнки күпьеллык үлән орлыгына авыл хуҗалыгы базарында елның-елында сорау зур. Бүген хуҗалыкта бөтен көчне, тырышлыкны куеп бәрәңгедән мул уңыш алу турында уйланалар. Аның 50 гектарына ясалма яңгыр яудырырга исәп итәләр. Бәрәңгене корткыч бөҗәкләргә каршы да инде эшкәртү үткәргәннәр. Бер сүз белән әйткәндә, агрофирмада барлык эшләр дә комплекслы алып барыла. Аларның тиешле дәрәҗәдә көйле баруы эшче-хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларын төгәл, уңышлы башкаруына бәйле.
Рәсемдә:
Әдһәм Сибгатов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев