"Кулон-Агро" хуҗалыгының терлекчелек комплексында кышкы чорда да сөт җитештерү күләмен киметмәскә тырышалар.
Шушы көннәрдә генә без монда күрше-тирә авыллардан вахта методы белән килеп эшләүче кызлар белән очрашып, аларның эш шартлары һәм хезмәтләренә түләү тәртибе белән дә кызыксындык. Төшке аш сәгате тәмамланган вакытка туры килгәнлектән, савымчыларның икенче сменасы әле яңа гына эш башлаган иде. Һәркайсы үз терлекләре тирәсендә бөтерелә. Маллар алдына катнаш азык трактор белән таратыла. Ятакларын чистартып коры пычкы чүбе сибәләр. Монда бүген һәр савымчы 60 ар баш сыер сава. Аларның көндәлек эшен белгечләр үз контрольлекләрендә тоталар. Технологик таләпләрнең үтәлешен күзәтәләр. Янәшәдә генә үзенә беркетелгән терлекләре янында эшләп йөргән терлекче белән әңгәмә корып җибәрдек. Ул Мәм. Каз. Чаллы авылыннан килеп эшләүче Әлфия Әбҗәлетдинова булып чыкты. Моңа кадәр дә ул ун елдан артык сыерлар сауган.
-Авыл җирендә яшәгәч, кечкенәдән бу һөнәр серләренә төшенеп үстем. Биредә эшкә килүемә чын күңелемнән сөенәм. Коллективыбыз белән үзара дус, ярдәмләшеп эшлибез. хәзер элеккеге еллардагы кебек авыр кул хезмәте юк инде. Көндәлек эш сәгатеннән соң барыбыз да бергәләшеп ял бүлмәсенә җыелышабыз, чәйләп алырга да вакыт табыла әле. Бер сүз белән әйткәндә, без эш шартларыннан һәм хезмәткә түләүдән бик канәгать,-ди Әлфия.
Кулонлылар хәзерге вакытта хәзерләүчеләргә бары тик югары сыйфат белән генә 3- 3,5 әр тонна сөт продукциясе җитештереп озаталар икән, монда әлбәттә, безнең әңгәмәдәшчебезнең дә хезмәт өлеше күләмле.
Идрис Аметов.
Нет комментариев