Каләмдәшебез махсус призга лаек булды
Җиңүчеләр арасында каләмдәшебез дә бар.
Узган җомга көнне Казанның "Корстон" үзәгендә Татарстан Республикасы судьяларының X конференциясе булды. Анда республиканың судьялар Советы "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә судлар эшчәнлеген яктыртучы журналистлар арасында оештырган "Фемида-2014" конкурсына йомгаклар да ясалды.
Безнең "Авыл офыклары" район газетасының бүлек мөхәррире Илгиз Җамалиев "Иң яхшы публикация" номинациясендә махсус призга лаек булды. Җиңүчеләргә Диплом һәм бүләкләрне Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, судьялар Советы рәисе Рамил Шәрифуллин, суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов тапшырдылар.
Фото: redrs@mail.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев