Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Игелекле хезмәт юлында

Юл читенә тезелгән каен, наратларны артта калдырып машина тигез юлдан алга элдертте. Җилдә уйнаклаган сары яфраклар көзге вак яңгырлар белән тәрәзәгә капланды. Утлы яшеннәрдәй "мегалка" уйнады, янәшәдәгеләрне сискәндереп серена үкерде. Машинадагы икәүнең-ак халатлы шәфкать туташы белән шоферның уе бер генә иде-ничек тә өлгерергә кирәк, өлгерергә! Бар игътибарын яңгырлы юлга юнәлткән...

...Шөкер, тагын бер авыруның гомере саклап калынды, кайгы-хәсрәт аның гаиләсен читләп үтте. "Ашыгыч ярдәм" машинасы Казан клиник больницасыннан кире үзәккә кайтканда офыкта инде яңа көн шәйләнде. Ару-талу да бер мәл онытылды, аны кабат биредә чакырулар көтә иде.
Гадәти эш көне, гадәти сәгатьләр... Ә шуларда күпме рухи киеренкелек, җаваплылык?! Район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлеге шоферы, 40 ел машина руле артында хезмәт куйган Рияз Җәвәл улы Яруллинның эш көненнән бер мисал гына иде бу. Ә тирәнтен белим дисәң, елларны артка чигереп үтелгән тормыш юлына күз салу да җитәдер.
Туган авылы Күгәрчен сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган яшүсмернең хыялый уйлары шул чагында ук техника тирәсендә бөтерелә. Максатына ирешим дигәннәргә юлы да ачык: иң элек ул Корноухово механизаторлар хәзерләү училищесында, соңрак район хәрби комиссариат юлламасы белән Мамадышта автомобиль йөртүчеләр курсында белем ала. Язмыш, әйтерсең лә, шул сәгатьләрдә үк аңа бәхетле киләчәген юрый. Чөнки шуннан соңгы еллар тырыш хезмәттә ирешкән уңышлар белән ялгана. Германиядә үтелгән солдат хезмәте, аннан кайткач район кулланучылар җәмгыятендә, "Береговой" совхозында һәм менә "Ашыгыч ярдәм" бүлеге машинасында хезмәт кую... Әле дә кадерләп сакланган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр аның фидакарьлеген дәлилли. "Изгелекле, карышусыз, эш сөючән..." Кемнән генә-җитәкчеләрдәнме, хезмәттәшләреннәнме, күрше-тирәләрдән сорасаңмы-Рияз Яруллин турында шундый кыскача бәяләмә аласың. Шатлыкка илткән юллары да игелекле гамәлләрендә чагыла аның. Дистәләрчә еллар районыбыз авыллары халкын Казан, район икмәк комбинатыннан хуш исле, кайнар ипи белән тәэмин итеп торуын күпләр әле дә хәтерлидер. Бүгенге хезмәте дә шул изгелекнең дәвамы кебек.
-Техниканы яхшы белүе турында сүз дә юк инде. Эшнең җаен белеп эшли, хезмәт вазыйфасына җаваплы карый. Ышанычлы, ярдәмчел,-ди аның турында район үзәк хастаханәсе баш табибы Равил Зарипов.
Әйе, тәҗрибәсе еллар белән сыналган Рияз Җәвәл улының. Үзенә күрсәтелгән өметләрне аклап яши ул. Андыйлар хакында, хезмәтеннән тәм, тормышыннан ямь табып яшәве белән бәхетле, диләр. Бу турыда исә язмам героеның үз фәлсәфи фикере:
-Гаиләң бөтен, тигез булганда гына эшнең тәмен белеп эшлисең,-ди ул. -Ә мин бар яктан да бәхетле. Гаилә учагын бергәләп тергезгән кадерле тормыш иптәшем, үземә охшап, тормышны яратып яшәүче улларым бар.
Үземә охшаган диюе дә горурланып әйтүе. Чөнки уллары Нияз белән Илназ үзләре дә инде стажлы шоферлар. Әти-әниләре үрнәгендә гаилә корганнар. Эштә дә, тормышта да сынатмыйлар, тырышлар. «Әти-әни кебек матур яшисе иде!» Балаларының ихластан әйтелгән бу теләк-сүзләре кадерле кешеләренә карата соклануны да, олы хөрмәтне дә аңлата.
Ә бәхет дигәнең сер булып тирәндә яшеренми, ул кешенең йөзендә, карашында, үз-үзен тотышында ук чагыла. Алай гына да түгел, сөенечле караш янәшәдәгеләргә дә күчә. Бүген дә ышанычлы, ныклы адымнарда тормыш сукмагыннан атлаган Рияз Яруллинның әнә шул шул бәхетле мизгелләрне кичергән чагы. Бу көннәрдә аның күркәм юбилее. Аңа киләчәктә дә хезмәт уңышлары, тигез гомер, изгелекләр насыйп булсын!

Рәсемдә: Рияз Яруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев