Хезмәт кешесе
Хуҗалыкта Марат Вәлиевны үз эшенең остасы буларак хөрмәтлиләр
Берүк бу комбайнчы икенче елын гына урып-җыю эшләрендә катнаша икән, дип уйлый күрмәгез.
"Масловский" хуҗалыгының хезмәт сөючән бу комбайнчысы һәр елда шулай ике урып-җыюда актив катнаша. Иң элек ул районда беренчеләрдән булып "яшел урак"ка керешә, ә инде хуҗалыкта терлек азыгы хәстәрләү кампаниясе тәмамлангач, "Мак-Дон" комбайнына утырып игеннәрне теземнәргә салуга керешә. Хуҗалыкта аны үз эшенең остасы буларак хөрмәтлиләр.
-Марат Вәлиев ел әйләнәсе җаваплы эш участогында. Кызу урак өстендә-ул комбайнчы ихтыяҗдан чыгып комбайнын улы Айратка тапшырып, "Джондир" тракторына утыра, пар җирләрен эшкәртергә алына,-ди хуҗалыкның баш белгече Рәҗәп Бикчәнтәев. Әнә быел да ул байтак кына гектарларда күпеллык һәм берьеллык үләннәрне теземнәргә салган. Урып-җыюда да сынатмаячагына шик юк. Үзе эшләячәк комбайнын һәм тракторын инде күптән "энә күзеннән" үткәреп, әзерләп куйган ул.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев