Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Хуҗалык тоткасы ул

Эшне күңелен биреп башкарырга гадәтләнгән Фәүкат Мингариповның терлекчелеккә эшкә килүенә быел 36 ел тулса , аның биш елын Данил Нәбиуллинның фермерлык хуҗалыгында үткәргән ул.

Авылда урта мәктәпне тәмамлагач һәр-бер авыл егете төсле ул да район үзәгендәге һөнәри белем бирү йортына укырга кереп тракторчы-машнист белгечлегенә өйрәнеп кайта ул. Әмма күмәк хуҗалыкка ул елларда механизатор кадрлар алай күп таләб ителмәгәнгә беркадәр вакыт тик утырырга туры килә аңа. Хуҗалык идарәсеннән һич көтмәгәндә аны әтисе урынына фермага эшкә чакыралар. Гаиләдә ике кыздан соң дөняга килгән бердән-бер ир бала булгангамыдыр өйдә күп эшне аңа йөклиләр.Утын да яра, печән дә чаба, терлекләр дә карый ул. Күпне күргән әтисе Миннулла абзый белән әнисе Саимә апа да әнә шулай аңа кечкенәдән яхшы хезмәт тәрбиясе бирәләр. Боларның барысы да аңа файдага гына була, мөстәкыйл хезмәт юлында бик ярап куя. Кыска гына вакыт эчендә эш тәртибенә тәмам төшенеп җитүен күреп, җитәкчеләр әтисе терелеп эш урынына чыккач та аны ,күз уңыннан җибәрмиләр.Вакытлыча гына дип иң элек атлар карарга куялар, аннары таналар төркеменә күчерәләр, соңрак Фәүкәткә нәни бозаулар тәрбияләү кебек җаваплы эш йөклиләр.Һәтта әле аңа дистә елга якын ферма мөдире вазыйфасын башкарырга да туры килә.Кайда һәм нинди генә эштә булмасын һәммәсе хакында да якты истәлекләре күңел түрендә аның.

Тулырак язманы газетабызның киләсе саннардан укый алырсыз.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хуҗалык