Хезмәттәшлек ныгый
Ямаш мәктәбе коллективы күп еллардан бирле инде "Кызыл йолдыз" урман хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итә. Шушы көннәрдә генә алар урман хуҗалыгының яшь үсентеләр үстерү питомнигы өчен 5 центнердан артык агач көле җыеп тапшырдылар. Шулай ук мәктәп коллективыннан китерелгән 7 килограмм-нарат, 4 килограмм каен бөреләре өчен дә урманчылар рәхмәтле калган. фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев