1980 елдан башлап сентябрнең беренче якшәмбесендә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Бу нефть, газ чыгаручылар белән беррәттән, "зәңгәр ягулык"ны йортларыбызга китерүче, газ үткәргечләр сузучы төзүчеләрнең дә һөнәри бәйрәме.
Миннеәхмәт Шәрипов җитәкчелегендәге "Казан төзү-монтаж участогы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бу юнәлештә уңышлы эшләп килүче оешмаларның берсе. Аны ниндидер дәрәҗәдә заманында куәтле булган "Востоктрансстройгаз" берләшмәсенең дәвамчысы дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки берләшмәнең дистәдән артык филиаларыннан "исән" калган бердән-бере ул. Бу беренче чиратта Миннеәхмәт Шәриповның яхшы мәгънәсендәге үҗәтлеге, тырышлыгы, алдан күрүчәнлеге нәтиҗәсе дә. "Ничек инде, дистәләгән кешене эшсез калдырасың, тырыштык инде",- диде ул тыйнак кына бу хакта сүз чыккач.
Эстәгән белеме буенча зоотехник икән үзе. Казан ветеринария институтын тәмамлап кайткач туган авылы Күгәрчендә эшләгән. Армия хезмәтеннән соң Түбән Кама районының "Родина" совхозы терлекчелек комплексын җитәкләгән. Соңрак шул зур хуҗалыкның баш зоотехнигы итеп куялар үзен. Кыскасы, карьера баскычыннан тиз күтәрелә, җитәкчеләр, хезмәтчәннәр арасында абруй яулый. Әмма туган як сагындыра, үзенә тарта егетне. Районга кайткач берничә ел төзелеш бригадасында эшләп йөри ул. 1995 елда "Татгазстрой" филиалы булган "Балык бистәсе газстрой"га прораб итеп эшкә чакыралар үзен. Кыска сроклы курсларда белем алып, үзлегеннән өйрәнеп төзелеш серләренә төшенә Миннеәхмәт. Тагын өч елдан ул "Востоктрансстройгаз"ның ПМК-1 Балык Бистәсе участогын җитәкли башлый. Озак еллар алдынгылар рәтеннән төшми оешма.
"Күп сөйләшми, булсын дип йөри, һәр эшне ахырына җиткермичә туктамый. Шул ук вакытта сабырлыгы да шакатарлык",- диләр озак еллар иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшләре.
Ул елларда йортка газ керүне "җәннәткә якынаю"га тиңли иде авыл халкы. Миннеәхмәт Шәрипов төзүчеләре районның дистәдән артык авылына, Балык Бистәсенең дә яртысына диярлек газ керткәннәр. Барлыгы 160 чакырым газ үткәргеч сузганнар, 2 меңгә якын йортка эчке газ торбалары монтажлаганнар. Моннан тыш 50гә якын коммуналҗ көнкүреш обектка газ тоташтырганнар.
Тулысынча газетабыздан укый аласыз.
Илгиз Җамалиев.
Автор фотосы.
Нет комментариев