“Хезмәт кешесенә!” шигаренә–чынбарлык җавап
Бу ел уртасында файдалануга бирелгән "Кулон-Агро" җәмгыятенең сөт җитештерү комплексында бүген ике сменага бүленеп хезмәт куялар.
Без комплекска килгәндә мәш килеп терлекләрне тукландыралар иде.Баш белгечләр иң элек рацион составы, ашату, карау технологиясенең үтәлешен бик җентекләп тикшереп анализлый башладылар. Иң элек алар маллар алдында тоз булмавына игтибар иттеләр. Комплексның өлкән ветеринария табибы Дмитрий Широбоков сүзләренә караганда монда азыкка күп төрле катнашмалар кушып, аны баетып бирәләр. Беренче эш көннәреннән үк биредә барлык төр технологик таләпләрне төгәл үтәргә алынганнар. "Профилактик чараларны да кичектермичә үзвакытында башкарабыз",-ди Дмитрий. Сөтбикәләрнең канын алу, сөт анализларын махсус лабораторияләрдә тикшертү системалы башкарыла. Сыерларның мастит белән чирләүләренә юл куймау, төп максатларның берсе. Яшь маллар арасында үлем-китем дә юк.Комплекста быел 200 бозау алынган. Бозауларга йогышлы авыруларга каршы привифканы вакытында ясаганнар. Әйтүләренә караганда, бүген комплекста 480 баш сыер исәпләнә. Аның 210 ы якын көннәрдә бозаулый башлаячак.
Кыска гына вакыт эчендә яңа комплекста хезмәт сөючән, тырыш егет һәм кызлардан менә дигән коллектив тупланган. Элек хуҗалыкның төрле тармакларында эшләп, танылу алырга өлгергән яш савымчы Минзәлия Гарипова безгә үз эш шартларыннан канәгать булуын белдерде:
-Коллективыбыз әле яшь булса да без үзара дус-тату яшибез. Берүземә 61 сыер савам. Эш башлавы бер дә авыр булмады. Эш урынында якты, җылы, барысы да уңайлы. Хезмәт хакын соңармыйча вакытында бирәләр. Бу барыбыз өчен дә зур бәхет. Ышанычлы һәм тотрыклы эш урыны булдыруларына рәхмәт,-ди ул.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев