Хезмәт аларга лаек булган бәхет китергән
"Армиягә киткәнче, өйнең тышкы ягын матурладым, капканы бизәкләп ясадым. Шуннан агач эше күңелгә ятып калды",-дип сүзне башлады язма героем. Без бүген Балтач авылының уңган, булган гаиләләренең берсе Шәмсетдиновларда кунакта булдык.
Кулыннан эш килә торган тырыш кешеләр тормышта бәхетле, матур яшиләр. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, җиренә җиткереп башкара. Әзергә-бәзер булып, кеше эшләп биргәнне көтеп ятучылардан түгел алар. Без килгәндә Илсур абый тырыша-тырыша тәрәзә рамнары ясый иде. Бар эшен дә читкә куеп безне өйгә чакырды. Тәнзилә апа да ягымлы йөз белән каршы алып сөйләшеп китте.
Буш җиргә казык кагып, үз хезмәтләре белән йорт салып, гаиләсе белән Илсур абый башка чыга. "Утырып ашарга өстәл-урындык кирәк. Әтинең иске урындыгына карап, үзем дә ясый башладым. Өйгә тәрәзәләр, яңакларын да үзем эшләдем. Бу эш күңелгә ошап китте",- дип сөйли ул. Шуннан тәрәзә, яңаклар, стенка, кухня гарнитуры ясау эшен башлап җибәрә. Кышын йөз данә урындык ясаган вакытлары да була. Ул вакытларда бер урындык ике йөз илле сум торган. Кибетнекенә караганда ныграк бит әле. "Хәзер бер елга ун-унбиш кенә ясала. Умарта, рамнарга заказ күп. Сораулар булып эшләгәндә тормышны алып барырлык керем алырга була",-ди Илсур абый. Бер умартаны ике-өч көндә эшләп бетерә ала оста. Ул аларны нараттан ясый. Заказлар һәр елны төрлечә икән. Узган ел бик уңышлы булган аларга. Умарталарны бик күпләп сораганнар. Эшләргә генә өлгер. Бәясе узган ел дүрт мең торган. Шулай итеп кыш аенда гына йөз илле мең сум табыш керткән алар. Быел ничек буласын әйтә алмыйлар, чөнки ноябрь, декабрь башы заказлар бирелә торган вакыт кына әле.
Аның кулы һәр эшкә дә ятып тора. Тәрәзә, яңакларын да ясый ул. Аларын юкәдән эшли. Бер тәрәзә яңагын эшләп бетерергә ике көн вакыт кирәк икән. "Йортыбызның рамнарын ике кат пыялалы итеп үзем эшләдем. Казандагы бер музейдан заказ бар иде, аның тәрәзәләрен яңарттым. Бик зур өч тәрәзә, алар теләгәнчә килеп чыкты",-ди оста. Зур тәрәзәләр мең, мең ярым. Кечкенәләре бер мең сум тора. Ә форточкалылары мең ике йөз. Икегә ачыла торганнарын мең ярымнан сата. Останың даны тирә-юньгә тиз таралган. Кайдан гына заказлар бирмиләр аңа. Алабуга, Мамадыш районнан, лесхоздан, күрше-тирә авыллардан киләләр аның янына. Киләчәктә тәрәз яңакларын калайдан ясарга өйрәнергә исәбе. Чөнки калайдан ясарга сорап килүчеләр дә бар икән инде.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев