Фермерлык эшендә Балык Бистәсе районы Анатыш авылыннан Валерий Талаков хезмәттәшләренә таяна
- Шушы кыска гына вакыт эчендә ул инде шактый олы үрләр яуларга өлгергән, күпләрне эшле иткән.Үзе белән аралашырга булдык. «Беренче чиратта хезмәттәшләрем мактауга лаек. Алар тырышмаса, үземә генә кыенга туры килер иде», - диде ул. Аннан безне үзенең эш сөючән, тырыш егетләре белән таныштыра башлады. Чыннан да, егетләрнең бер дигәнен җыйган икән ул үз тирәсенә. Җитәкчеләре мактаган бу тракторчылар Андрей Назаров, Михаил Алексеев, Сергей Кузнечиков, Николай Талаков нинди эшкә алынсалар да булдыра торганнардан икән. Техниканы сафка бастыруда, теге яки бу узелны эретеп ябыштырырга да читтән кеше чакырмыйлар. Җир эшкәртеп иген игәләр, терлекләрне дә сау-сәламәт, көр үстерәләр. Хуҗалыкта барысын да үзләре башкаралар. Күңел биреп, тырышып эшләгәч хезмәт хакын да уч тутырып ала егетләр. Кыш ае булуга карамастан 20 шәр мең сум чыга. Җәй айларында, билгеле инде, күбрәк була. Соңармыйча бирергә тырышалар. Колхозның элеккеге иске фермаларында бүген 125 баш мөгезле эре терлекләре бар, аның 25 е савым сыерлары. Аларның баш саны да ишәя бара. Әнә үзләре өчен генә дип берничә баш сарыктан башланган көтүлектә, бүген илледән артык мал бар. Малларга җитәрлек күләмдә азык запасы туплау да алар җаваплылыгында.
Фермерның техника утары да елдан-ел ныгый бара, элеккеге колхозныкыннан бердә ким түгел. Чәчүлек җир мәйданы әлләни зур булмаса да язгы кыр эшләрендә 7 трактор катнашуы көтелә. Аларда еш кына фермер үзе дә утырып чәчү чәчә. Барлык агрегатлар үзенеке, алар инде күптәннән эшкә әзер. Ике ашлык суктыру, бер азык хәстәрләү комбайннары да тулаем әзерлек хәленә китерелгән.
Быел алар бодай, арпа, солы һәм судан үләне мәйданын арттырырга исәп итәләр. Фермада терлекләр күп булгач судан үләнен - 400, сенаж өчен кукурузны 60 гектарда игәргә исәп итәләр. Һәр елдагыча кыр эшләрендә Андрей Назаров белән Николай Талаковка зур өметләр белән карыйлар. Андрей быел Т-150 тракторы белән чәчүдә булса, Николай аны орлык, ашлама белән тәэмин итеп торачак. Фермерның улы Максимның да чәчүдән читләшмәскә исәбе. Ул инде болай да күп вакытын биредә үткәрә. Быел мәктәпне тәмамлагач районыбыздагы авыл хуҗалыгы техникумында укуын дәвам иттерергә исәбе. Егет әнә шулай әтисенең уң кулы булып гаилә бизнесларын киләчәктә тагын да үстерү, киңәйтү турында уйлана. Хуҗалыкларының бүгенге финанс хәле начар димәс идем. Кыр эшләрен уңышлы төстә башкарып чыгу өчен банктан кредит алмаулары да шуны дәлилли.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев