Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Башлыгы да, гаиләсе дә үрнәк булып яшиләр

"Востокзернопродукт" хуҗалыгы терлекчесе Миннәхмәт Гарипов хәрби хезмәттән кайткач ике елга якын терлекчелектә хезмәт куя.

Көннәрдән-беркөнне хуҗалык җитәкчеләре аны вакытлыча гына язгы кыр эшләрендә кеше җитмәгәнлектән тракторчы итеп чакырдылар. Бу яңа эшне дә егет күңелен биреп башкара. Нәкъ җырдагыча Миннәхмәт җир эшкәртә, иген үстерә башлый. Тик терлекчелектә хезмәт куйган Фәнзиясе яныны тарта күңеле. Аның янәшәсенә фермага килә. Вакыт агымсу, биш елдан артык инде менә терлекләр карый. Мактаулы хезмәттә генә түгел, әле тагын күпьяклап танылырга өлгергән бу гаилә. Өч балаларына менә дигән хезмәт тәрбиясен биреп, тормышта үз юлларын табарга булышканнар алар. Берничә ел элек үзара киңәшләшеп алар Югары Тегермәнлек авылындагы социаль приюттан апалы-сеңелле нәниләрне гаиләләренә сыендырганнар. Иң куанычлысы, бу балалар да тырышып укулары һәм эш сөючән булулары белән сөендерә аларны. Менә шулай производствода да, шәхси тормышта да күпләргә үрнәк булып тора алар.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев