"Галәветдинов" фермерлык хуҗалыгына килгәндә бер төркем комбайнчылар күрше район хуҗалыкларына булышып, әле яңа гына техника утарына кайтып туктаганнар иде.
Хуҗалык идарәчесе Александр Шаров безне хуҗалык алдынгысы, механизатор Геннадий Матвеев белән таныштырды.
- Кызу эш өстендә бервакытта да биредә очратып булмый аны. Соңгы елларда үзебездә эш тәмамлангач хезмәттәшләре белән күрше хуҗалыкларга чыгып китәләр, аннан чит районга чакыралар үзләрен, - диде ул.
Егет шушы төбәктә, эшчән гаиләдә тәрбияләнеп үскән. Әтисе Иван дәдәй иң элек тракторда, аннан соң күп еллар дәвамында терлекчелектә эшләгән. Улы да, әнә, утыз елдан артык инде әтисенең хезмәтен уңышлы дәвам иттерә. Мәктәп елларыннан ук техника белән мавыгып комбайнчы ярдәмчесе булып йөргән. Аннан, "Нива" комбайнында уракта катнаша башлый. Аны кабул итеп алуына да инде быел 14 ел тулган. Быелгы уракта да бер мең тоннага якын ашлык суктырып алуга ирешкән. Хуҗалык идарәчесе сүзләре белән әйткәндә, ел буена эштән бушамый, комбайнын юып-чистартып кышкы саклауга кую белән терлекчелеккә эшкә күчкән. Бүгенге көндә берүзе 40 баш мөгезле эре терлек һәм йөздән артык сарыклар карый, алардан югары артым алуга ирешә.
Идрис Аметов.
Нет комментариев