Хезмәт кешесе
Айзирәк, бик уңган, эшкә зирәк
Яңа Арыш авылы савымчысы Айзирәк Гарифуллина башлангыч сыйныфта укыганда кул белән сыер сауган әнисе Кәүсәрия апага булышырга фермага йөрергә күнегә. Шул вакытлардан бирле аның күңеле әлеге хезмәтне үз итә.
- Фермада сыерларны машина белән сава башлагач бу эш миңа аеруча кызык тоелды. Шуңа мәктәпне тәмамлагач әни янына фермага эшкә килдем ,-ди савымчы.
Бу ел аның өчен икеләтә истәлекле икән. Әнисе янәшәсендә булышып йөрүен дә кертеп фермада эшләвенә 30, чын чынлап савымчы хезмәтенә алынуына быел 20 ел тула. Кечкенәдән әнисе янәшәсендә хезмәт чыныгуы алып үскәнгәме, сайлаган һөнәренә тугры калып яши. Айзирәк соңгы елларда хуҗалыкта җиңүчеләр сафында бара.Быел да ул һәр айда ул 13-14 әр тонна сөт җитештерә. Үз төркемендәге сыерлардан мул продукция алуга ирешә. Ә болар исә аларның айлык хезмәт хакында да зур чагылыш таба. Биредә ул начар түгел. Әлеге хуҗалыкның савым остасы 18-20 шәр мең сум хезмәт хакы ала. Эшкә күңелне бирсәң була шул.
-Хуҗалык уңганы Айзирәк Гарифуллина иң тырышларыбызның берсе,-диләр хуҗалык белгечләре.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев