Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Җәйләү ямьле сөт белән

Иртәдән район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре алдына муниципаль район башлыгы тарафыннан терлекләрне җәйләүгә чыгаруны тәмамлау бурычы куелганга без якын тирә хуҗалыкларга юл тоттык.

"Масловский" акционерлык җәмгыятендә елның-елында терлекчелеккә зур игътибар бирелә. Шуңа малларның баш санын киметүгә дә юл куймыйлар биредә. Яшь терлекләрне инде күптән болынга чыгарганнар. Шушы көннәрдә хуҗалыкта булган 310 баш савым сыерын да ферма янәшәсендәге көзге чәчүлек җиренә чыгарырга әзерләнәләр.
-Малларны болында йөртүнең әһәмиятен яхшы аңлыйбыз. Шуңа без җәйге муллыктан елның-елында нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырышабыз. Терлекчеләребез һәм белгечләр бүген сыерларны җәйләүгә күчерү буенча соңгы әзерлек эшләре күрәләр,-ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Иван Младшин. Аның әйтүенә караганда бу атна ахырына алар тулысынча терлекләрне җәйләүгә күчереп бетерәчәкләр икән. Бүген хуҗалыкта яшь малларның физиологик үсеше дә яхшы. Сыерларның күбесе инде бозаулаган. Ә бу эшне биредә көтүне яңарту буенча технолог Гөлшат Гыймадиева үз контрольлегендә тота. Районыбызның Чаллыбаш авылында туып үскән бу кыз кечкенәдән әнисе Саимә апа янәшәсендә фермага сыер саварга йөргән. Ә инде мәктәптә укуын тәмамлагач Түбән Кама шәһәрендә медицина училищесында белем алган. Туган авылына кайтып Наил исемле егет белән гаилә корып җибәргәч алар Масловка авылына килеп урнашалар. Наил тракторда, ә Гөлшат исә фермада сыер сауган. Үз хезмәтен белеп, яратып башкаруын күргән хуҗалык җитәкчесе Николай Андреев аңа технолог вазыйфасын йөкләгән. Сер бирми, бу эшен төгәл, пөхтә башкара ул. Хуҗалык белгечләреннән дә без аның турында бик күп җылы сүзләр ишеттек. Бу көннәрдә савым сыерларын җәйге шартларга күчерү белән мәшгуль алар.
"Кама" агрофирмасының Казаклар фермасында терлекләрне җәйге лагерьга күчерергә инде күптәннән әзер. Без булган көнне ферма мөдире Миннегөл Сәлахованың Корноухово авылы янәшәсендәге лагерьга китүен әйттеләр. Алар анда 300 баш савым сыерын күчерергә планлаштыралар икән. Ә менә Олы Елга авылы терлекчелек комплексына килгәндә янәшәдәге көзен чәчелгән участокта 350 баш савым сыеры йөртүләренә тап булдык. Якын көннәрдә 300 баш сыерны алар "Шомыртлык" дип аталган җәйләүгә чыгарачаклар икән. Комплекс җитәкчесе Исмәгыйль Садыйков безгә 250 баш терлекне Ырга авылына җибәрүләрен, ә менә яңа гына бозаулаган 200 баш савым сыерын бер атнадан артык инде болында йөртүләрен әйтте. Җәй ае мул сөт чоры гына түгел, арзанлы һәм сыйфатлы продукт җитештерү белән дә мактала. Камалылар моны яхшы аңлыйлар. Олы Елга комплексы трелекчеләре генә дә һәркөнне хәзерләүчеләргә 5 тоннадан артык сөт озата. Бу эштә бүген хуҗалык уңганнары Алсу Гайнетдинова белән Нәзифә Садыйкова мактала. Алар 100 әр баш сыер савалар. Ә җәйге лагерьга күчкәч продукция күләме тагын да артачак. Алар шуңа өмет итеп матур уй-планнар белән яшиләр.
Рәсемдә: Гөлшат Гыймадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев