Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Яшел олаулар агыла гына...

"Кама" агрофирмасында кукуруз шактый зур мәйданны биләгәнлектән силос салу кебек мөһим эшкә бөтен көчне туплаганнар. Олы Елга авылы терлекчелек комплексының азык базасында көне буена зур киеренкелек хөкем сөрә. Ваклатылган яшел массаның һәр килограммы исәптә биредә. Аны азык базасы мөдире Гүзәлия Нуруллина үлчәп кабул итә. Кемнең ничек эшләве дә аңа бик...

"Кама" агрофирмасында кукуруз шактый зур мәйданны биләгәнлектән силос салу кебек мөһим эшкә бөтен көчне туплаганнар. Олы Елга авылы терлекчелек комплексының азык базасында көне буена зур киеренкелек хөкем сөрә. Ваклатылган яшел массаның һәр килограммы исәптә биредә. Аны азык базасы мөдире Гүзәлия Нуруллина үлчәп кабул итә. Кемнең ничек эшләве дә аңа бик таныш.
-Бүгенгесе көнне инде 3000 тоннадан артык силос салырга өлгердек. Кырда "Полесье" комбайны белән Шамил Садыйков кукурузны ваклатып камазчыларыбыз Альберт Хәбибуллин белән Илдар Хәйретдиновка төяп озатып тора. Шулай ук аларга уңган механизаторларыбыз Шамил Габдуллин, Гыйматдин Закиров, Рафаэль Билалов та зур булышлык күрсәтә. Яшел олаулар әнә шулай бер-бер артлы азык базасына кайтып тора. Егетләребез һич кенә дә тик торуны белмиләр,-ди ул.
Камалыларның эшләренә чыннан да сокланырлык. Азык базасына кайтып торган массаны ел әйләнәсе кыр эшләрендә актив катнашучы механизатор Владимир Сидоров кабул итеп, эттереп, тигезләп тора. Ә аны ДТ тракторы белән Николай Назаров тыгызлап таптата. Биредә эш темпы әнә шулай бер минутка да тынып тормый. Кукурузы да быел күкрәп уңган. Маллар өчен кыш буена җитәрлек күләмдә азык запасы туплау максатыннан уртак тырышлык куеп эшлиләр алар.
азык ташучы механизатор Шамил Габдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев