Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Ветераннар лидеры

Мария Григорьевна Александрова менә җиденче елын инде Бөтенроссия ветераннар һәм пенсионерлар оешмасының район советын җитәкли, районда ветераннар хәрәкәтенең лидеры булып тора.Ул мөмкинлекләрдән чыгып аларның мөһим тормыш-көнкүреш проблемаларын чишүдә актив катнаша. Кайбер көннәрдә аның янына төрле үтенеч-тәкъдимнәр белән 10-15 кеше килә. Телефон аша ярдәм, киңәш сораучылар да күп. Мария Григорьевна һәркемне...

Мария Григорьевна Александрова менә җиденче елын инде Бөтенроссия ветераннар һәм пенсионерлар оешмасының район советын җитәкли, районда ветераннар хәрәкәтенең лидеры булып тора.Ул мөмкинлекләрдән чыгып аларның мөһим тормыш-көнкүреш проблемаларын чишүдә актив катнаша. Кайбер көннәрдә аның янына төрле үтенеч-тәкъдимнәр белән 10-15 кеше килә. Телефон аша ярдәм, киңәш сораучылар да күп. Мария Григорьевна һәркемне ачык йөз белән каршылый, игътибар белән тыңлый, акыллы киңәшләрен бирә. Район администрациясе, башкарма комитетның даими комиссияләре һәм социаль оешмалар белән тыгыз элемтәдә торып күләмле тәрбияви, оештыру һәм мәдәни агарту эшчәнлеге алып бара. Районыбызда Мария Григорьевна очрашып сөйләшмәгән бер генә сугыш һәм хезмәт ветераны да калмагандыр, мөгаен. Ветераннар белән эшләүдә аңа игелеклелеге, эчкерсезлеге, башкаларның кайгы-хәсрәтен дә үзенекедәй кабул итә белүе, йөрәк җылысы белән уртаклашырга сәләте ярдәм итә инде.
Мария Григорьевнаның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте район администрациясе һәм республика ветераннар советының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Әмма аның өчен иң зур бүләк ветераннарның һәм пенсионерларның эчкерсез рәхмәтләре, шатланып елмаюлары, кешеләргә файдалы булуын тою.
Редакциядән: бу көннәрдә Мария Григорьевна юбилеен билгеләп үтә. Ветераннар һәм пенсионерларның район советы президиумы әгъзалары аны ихлас күңелдән тәбриклиләр һәм ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев