Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Валерий Ветелкиның беренче батырлыгы ата казны жиңүдән башланган

Кеше җир йөзенә килгәндә үк аның киләчәк язмышы агач яфрагына язылып куелган була, дигән сүзне ишеткәнем бар.

Шулай да бала тәрбияне иң беренче чиратта гаиләдә ала. Ул әти-әнисенең һәр хәрәкәтен, сүзен үзенә сеңдерә, аңа мөхиттәге уңай һәм тискәре сыйфатлар тиз күчә. Минем язмам героеның киләчәген ата-анасы ничек күз алдына китерделәр икән?

Урахча авылында яшәүче Валентина белән Иван Ветелкиннар гаиләсендә моннан 45 ел элек Валерий дөньягә килә. Аннан соң бу гаилә район үзәгенә күчеп килә. Әнисе башлангыч сыйныф укытучысы, әтисе "сельхозтехникада", соңыннан "сельхозхимиядә" инженер булып эшли. Хәзер алар лаеклы ялда. Уллары Валерий тырыш, тәртипле булып үсә, мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый, бигрәк тә төгәл фәннәргә сәләтле була. "Математиканы гел бишлегә укыдым",- ди ул мәктәп елларын искә алып. Физика, математиканы яратуы аны мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1988 елда Казан дәүләт төзелеш инженерлары әзерләүче институтка алып килә. "Мәктәптә төпле белем алгангадыр инде, анда укуы миңа авыр булмады, эшләп укыдым. Математика, теоретик механика фәннәре бигрәк тә җиңел бирелде, мәсьәләләрне дә бик тиз чишә идем",-ди Валерий Ветелкин. Ул елларда институтта хәрби кафедра була. Укуны тәмамлаганда аңа лейтенант исеме бирәләр, дипломында "инженер-төзүче", "технолог" дип язылган була.

Гөлназ Зарипова.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев