Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Тәвәккәллектә юл яра ул...

Авыл малайлары гадәттә гаиләдә әтиләреннән үрнәк алып алар янәшәсендә хезмәт күнекмәсе үтеп үсәләр.

Габделхәй дә бала вакытында әтисе Мөстәкыйм абзый янында Күки авылы машина-трактор паркында тимер-томыр арасында чуалырга ярата. Ул аның тирләп-пешеп тирә-юньгә ут чаткылары чәчеп тимер кыйнавына соклана. Әтисен зур тылсым ияседәй хис итеп үскән малайның тизрәк мөстәкыйль эшкә алынасы килә. Шуңа ул кайбер яшьтәшләре кебек 8 сыйныфны тәмамлагач Корноухово училищесына юл тота. Анда барлык техника серләренә өйрәнеп, фәннәрне яхшы үзләштереп кулына тракторчы-машинист таныклыгы алгач, туган авылына кайтып әтисе янына эшкә килә. Хуҗалык җитәкчеләре аңа ДТ-75 тракторын ышанып тапшыралар. Егет берничә ел дәвамында кыр эшләрендә катнаша. Игенче хезмәтенең барлык катлаулы нечкәлекләренә төшенеп җиткәндә генә район үзәгендәге "Сельхозтехника" берләшмәсенә күчеп эшли башлый. Эшкә дәрте ташып торган егетне күреп берләшмә җитәкчеләре аны автомобильчеләр курсына укырга җибәрәләр. Нинди эш йөкләсәләр шуны булдыра торган була ул. Бар күңелен биреп эшләп йөргәндә егетне элеккеге Черняховский исемендәге колхоз рәисе Михаил Мартынов үзләренә эшкә чакыра. Тыйнаклыгы, үз хезмәтен белеп, яратып башкаруы ошый аңа. Район үзәге янәшәсендәге бу хуҗалыкта тырышып эшләп йөргәндә яңа гына уку йортын тәмамлап министрлык юлламасы белән кайткан яшь агроном кыз белән танышып китә ул. Ә соңрак гаилә корып җибәргәч колхоз идарәсе аларны фатир белән тәэмин итә. Габделхәй автомобиль йөртүче, ә Дания баш икътисадчы хезмәтен башкара. Тырыш хезмәткәрләргә биредә кадер-хөрмәт һәрвакыт зур булды. Ләкин дөньясы гына без дигәнчә бармый шул. Хуҗалыкта да кайбер үзгәрешләр булып ала. Әмма кайберәүләр кебек күңел төшенкелегенә бирелеп эшсез утырмый ул. Кечкенәдән авыл хуҗалыгының барлык тармакларын яхшы белгән, кулыннан эш килгән егет тә шәхси хуҗалыгын үстерүгә керешә. Ә соңгы елларда хөкүмәт тарафыннан яңа оешып килә торган гаилә фермаларына игътибар бирелә башлагач, Габделхәй Ибраһимов та тәвәккәлләп фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрә. Колхозның элеккеге столярлык цехы бинасын алып, аны терлекчелек фермасы тибында җиһазлый башлый. Терлекләр өчен улаклар урнаштыра, су кертә. Шунда ук өстәмә бер бүлмәдә азык цехы һәм ял бүлмәсе дә эшләп куя ул. Ә ферманың тирә-ягын биек койма белән тотып ала. Азык базасы өчен дә үзенә уңайлы итеп бина янәшәсендә урын сайлый. Гаилә фермасын тәмам әзерләп җиткергәч иң элек аңа үз абзарындагы терлекләрне күчерә. Күрше-тирә районнардан кайтарган маллар белән бүген фермасында 12 баш мөгезле эре терлек асрала аның. Якын киләчәктә ул тагын 18 баш терлек алып кайтырга планлаштыра. Бу нияттән инде кайбер әзерлек чаралары да күрә башлаган. Терлекләрен ел әйләнәсенә җитәрлек азык белән тәэмин итү максатыннан авыл читендә генә 35 гектар җир участогы бүлеп алган. Узган ел үстергән бөртекле ашлыгы һәм печән запасы малларны җәйләүгә чыгарганчы җитәчәк. Габделхәй бүген трактор, туфрак эшкәртү, чәчү, печән чабу агрегатлары алу турында да уйлана. Бер сүз белән әйткәндә киләчәккә уй-планнары матур аның.
Рәсемдә: яшь фермер Габделхәй Ибраһимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев