Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Туган жирендә бәрәкәтле хезмәт куючы комбайнчы

Иңендә 38 ел механизаторлык стажы булган Рәфис Әхмәтҗанов 7 ел инде "Акрос" комбайнын иярли икән.

Кыш айларында ул хуҗалыкта гараж мөдире буларак та хезмәт куя икән. Бер үк вакытта комбайнын ремонтлый. "Кыр корабын" ул быел да бик җентекләп әзерләгән, иске детальләрен алыштырган, таушалган узелларын яңарткан. Һәр елдагыча үз эшенә күңел җылысын биреп башкарган. Бу күркәм гадәт аңарга әтисеннән күчкәндер мөгаен. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны Габделбәр абзый да гомере буена хуҗалыкта автомобиль йөртүче булып эшләгән. Тормыш иптәше Фәгилә апа белән алар бере берсен күз карашыннан аңлашып җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Өч малае авыл хуҗалыгы һөнәрен сайлап туган авылларында эшкә калганнар. Рәфис хәрби хезмәтен тәмамлап кайткач, Чистай авыл хуҗалыгы техникумында белем алырга өлгергән. Шактый еллар автомашинада хезмәт куйгач, аны комбайнга эшкә чакыралар. Менә шуннан бирле ул комбайнчы булып эшли.Быелгы урып-җыю эшләрен дә ул беренчеләрдән булып башлап җибәрде. "Азык -төлек корпорациясе" хуҗалыгы уракта алда бара икән, монда билгеле инде Рәфис Әхмәтҗановның да хезмәт өлеше күләмле.

Фотода Рәфис Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев