Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Тәҗрибәсе бай, буразнаны бозмый ул

Альберт Кәлимов лаеклы ялда булуына карамастан, әле дә "Чаллы" фермерлык хуҗалыгында хезмәт куя.

-Безнең алыштыргысыз хезмәткәребез ул. Яз-көз айларында техниканы сафка бастыруда аеруча зур ярдәм күрсәтә. Нинди генә йомыш белән мөрәҗәгать итсәң дә карышуны белми, рәхмәттән гайре сүзебез юк аңа,-ди фермер Дамир Ногманов.
Тәб.Чаллы авылында туып-үскән Альберт бар гомерен авыл хуҗалыгы техникалары арасында үткәргән. Үзвакытында хуҗалыкларга ашлык киптерү җайланмалары кебек катлаулы агрегатларны төзәтеп сафка бастыруда актив катнашкан. Элеккеге чорларда хуҗалыкларга кайтарылган яңа техниканы эшләтеп күнекмә үткәрүдә дә ярдәме зур булган аның. Чит өлкәләрдән терлек азыгы кайтару кебек компаниядән дә читтә калдырмаганнар үзен. Тәҗрибәле белгеч буларак авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр арасында зур абруй казана. Инде лаеклы ялда булуына да карамастан, тәҗрибәле механизатор әле дә эшли, хезмәт серләренә яшьләрне дә өйрәтә. Ул инде күп еллардан бирле эшләүче агрегатларны төзәтү, сафка бастыруда фермерларга булыша. Авыл җирендә яшәгәч, гомере буена диярлек терлек асраудан да читләшми ул. Бүген дә әле аның сыеры, терлекләре бар. Ә үз эшен белүче, ярдәмнән баш тартмый торган механизаторга терлек азыгы табу бер дә кыен түгел. Үзе дә уен-көлкеләрне кушып: "Инде күптән лаеклы ялда булсам да, шушы терлекләр ял итәргә ирек бирмиләр. Азык проблемасы да борчымый, кеше арасында булгач, күңелләр дә күтәренке,-ди ул.
Ул бүген дә күп төрле һөнәр иясе буларак мактала. Комбайн, тракторларны сафка бастыру, эретеп ябыштыру эшенә дә кулы ятып тора аның. Эшен сыйфатлы итеп үтәве дә күпләрне сокландыра, хезмәттәшләре дә шуңа аны үз яннарыннан җибәрәселәре килми.
Альберт Кәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X