Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Төп эшләрне ышанычлылар башкара

Авылны хезмәт сөючән, тырыш механизаторлар данлый, дип хак әйтә халык. Хәтеремдә, Трой-Урай авылында 70 нче елларда кыр эшләрендә һәрвакыт Зиннур ага Әмиров мактала килде. Бүген аның данлы эшен улы Илсур дәвам иттерә. Кечкенәдән әтисе янәшәсендә чуалуның уңай нәтиҗәсе тими калмагандыр күрәсең. Техниканы бик яхшы белә ул. Хезмәттәше Николай Маркелов белән...

Авылны хезмәт сөючән, тырыш механизаторлар данлый, дип хак әйтә халык.
Хәтеремдә, Трой-Урай авылында 70 нче елларда кыр эшләрендә һәрвакыт Зиннур ага Әмиров мактала килде. Бүген аның данлы эшен улы Илсур дәвам иттерә. Кечкенәдән әтисе янәшәсендә чуалуның уңай нәтиҗәсе тими калмагандыр күрәсең. Техниканы бик яхшы белә ул. Хезмәттәше Николай Маркелов белән күп еллардан бирле алар бер-берсе белән ярышып эшлиләр. Икесе дә булдыклы механизаторлар. Яз башыннан тракторга утырып җир эшкәртәләр, чәчү чәчәләр, үсемлекләрне корткыч бөҗәкләрдән һәм авырулардан саклау да алар җаваплылыгында. Ә урып-җыю эшләре башлангач, икесе дә «Дон» комбайнына утыралар. Дистә елдан артык инде алар иярләгән «кыр корабы»ның ватылып тик тору очрагын хәтерләмим. Чөнки икесе дә бер сүздә булып техниканы төзекләндерүдә катнаша. Ә комбайн бер кулда булгач, ул озак хезмәт итә, ышанычлы да.
Быел да уракта яхшы нәтиҗәләргә иреште алар. Үзләренә йөкләнгән эшне сыйфатлы итеп башкарып чыктылар.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев