Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Әти эзеннән ышанычлы адымнар...

-Ул ел әйләнәсе кыр эшләрендә актив катнаша дип башлады сүзен "Азык-төлек корпорациясе" идарәчесе Илһам Ишмөхәммәтов. -Язын чәчүдә эшләсә, көзен сенаж, силос салуда, терлекләр өчен кыш буена җитәрлек азык хәзерләүдә нәтиҗәле эшли. Әле менә бу көннәрдә дә ул тракторы белән кырдан азык утарына салам ташуда зур өлгерлек күрсәтә,-дип таныштырды безне хуҗалык...

-Ул ел әйләнәсе кыр эшләрендә актив катнаша дип башлады сүзен "Азык-төлек корпорациясе" идарәчесе Илһам Ишмөхәммәтов. -Язын чәчүдә эшләсә, көзен сенаж, силос салуда, терлекләр өчен кыш буена җитәрлек азык хәзерләүдә нәтиҗәле эшли. Әле менә бу көннәрдә дә ул тракторы белән кырдан азык утарына салам ташуда зур өлгерлек күрсәтә,-дип таныштырды безне хуҗалык механизаторы Рәис Гәрәев белән.
Рәис күп еллардлан бирле инде хуҗалык механизаторлары арасында макталып килә икән. Бу һөнәрне ул әтисе Фәисхан абзыйдан гомерлеккә мирас итеп алган. Үз вакытында ул да хуҗалыкның алдынгы автотранспортчысы буларак макталган. Кече яшьтән улын да авыл хуҗалыгы машиналары серләренә өйрәткән. Үзе янында чуалырга яраткан Рәиснең язмышы шул елларда ук аныклана. Мәктәпне уңышлы тәмамлагач күпчелек иптәшләре белән Рәис район үзәгендәге һөнәри уку йортына юл тота. Анда киң профильле механизатор һөнәре нигезләрен җентекле өйрәнеп, кулына диплом алып, туган авылына эшкә кайта. Шуннан бирле ул инде авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Хезмәттәшләре һәм белгечләр дә аның үзенә йөкләнгән операцияне белеп, яратып башкаруына басым ясап сөйләделәр.
-Нинди эшкә алынса, шуны булдыра. Тракторы да һәрвакыт төзек,-ди баш агроном Фәрит Шиһапов аның турында. Авылда хөрмәте зур бу гаиләнең. Тормыш иптәше Гөлнур да күп еллардан бирле инде терлекчелектә эшли. Бүген ул монда иң мактаулы сыер савучылардан исәпләнә. Һәркөнне иртән икәүләшеп эшкә ашыгалар алар. Әнә шулай тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә үз эшләренең чын осталары булып танылганнар. Хуҗалык эшендә генә түгел, авыл тормышында да мактаулы алар.
-Гәрәевләр авылыбызда үрнәк гаиләләрнең берсе. Икесе дә производство алдынгылары. Көндәлек тормышта да макталалар. Абзар тутырып терлек асрыйлар. Берсеннән-берсе тәртипле ике кыз тәрбияләп үстерәләр,-ди авыл җирлеге Советы башлыгы Хәлим Зарипов.
Бер булганнан бар да була дигәндәй, ике сыер асрап алар үзләреннән артып калган сөтне хәзерләүчеләргә сатып гаилә бюджетларына да өстәмә табыш алуга ирешәләр. "Үз хезмәтләреннән тәм, тормыштан ямь табып яшәүчеләр",-дип производство алдынгылары Гәрәевләр хакында әйтәләр дә инде.
Рәсемдә: хуҗалыкның уңган тракторчысы Рәис Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X