Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Рәйсә 100 мең сумлык грант отты

Шәмсетдиновның фермерлык хуҗалыгы баш белгече Рәйсә Әхсәнова узган ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы авыл җуҗалыгы министрлыгы грантына ия булды.

Хезмәт кешесенә тиешле бәяне бирә белгәннәр, аның өчен ихлас күңелемнән сөендем. Бәләкәй генә фермерлык хуҗалыгы өчен ел дәвамында 20 мең цетнердан артык сөт җитештерү һәркемнең кулыннан килми шул. Бу коллектив бүген үк инде кыш уртасы булуга карамастан һәр сыердан уртача 16 килограмм сөт сава. Боларның барысында баш белгечнең хезмәт өлеше күләмле. Алар хәзерләүчеләргә сөтне бары тик югары сорттан гына озаталар. Баш белгеч Рәйсә Әхсәнова иртә таңнан төнгәчә фермада. Терлекләрне ашату, карау технологиясен үз контролендә тота ул. Үзенә йөкләнгән вазыйфаларны күңелен биреп башкаруы белән ул күпләргә үрнәк. Ә аңа йөкләнгән вазыйфалар аз түгел. Зоотехник, ветеринария табибы, ферма мөдире, хисапчы да ул. Көндәлек эшләрендә килеп туган кыенлыкларны мөстәкыйль рәвештә хәл итә белүе, хезмәттәшләре белән уртак тел табуы, һәркем белән җылы мөнәсәбәттә яшәве белән дә сокландыра Рәйсә.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X