Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Михаил Теркимов: осталар осталыкта сынатмыйлар

Каз Чаллы авылы комплексына һәр көнне Иванай авылыннан килеп эшләүче Михаил Теркимов белән безне: "Бу безнең иң яхшы хезмәткәребез",- дип таныштырдылар.

Кече яштән авыл хуҗалыгының барлык тармакларында ёзен сынап, зур хезмәт чыныгуы алган бу егетне комплекс ачылган көннән эшкә чакырып алганнар. Биредә алыштыргысыз көйләүче оператор буларак бәһалиләр аны. Иртә таңнан кичкә хезмәттә ул. Чөнки, производствоны һәр бүлеген күз уңында тота Михаил. Симертү төркемендә су үткәргечләрне сафка бастырса, үстерү бүлегендә ул җылыту җайланмаларын көйли, ашату механизмнарын тзекләндерә. Иң кыйммәте килеп әйткәнне көтеп утырмый, барысын да үзе белеп башкара.

Бу ел ахырына комплекста дуңгызларның баш санын 8 мең башка җиткерергә һәм ит җитештерү күләмен дә бермә-бер арттырырга исәп итәләр. Ә бу исә хезмәткәрләргә өстәмә җаваплылык йөкләнә дигән сүз. Дөрес, хезмәт хаклары да үсми калмас. Хәзерге вакытта айлык хезмәт хаклары уртача 15-20 шәр мең сум тәшкил итә. Аз түгел әлбәттә. Бүген алар аны соңарусыз, вакытында алалар.

Идрис Аметов.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев