Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Масловский хуҗалыгында Рафыйк Сәйфетдинов терлекче булып 40 ел хезмәт куя

Масловский хуҗалыгының алдынгы бозау караучысы Рафыйк Сәйфетдиновның авыл хуҗалыгы производствосында эшли башлуына быел 40 ел тула.

Хуҗалыкның терлекчелек буенча баш белгече Иван Младшин безне таныштыргач, бер мәлгә башыма: "Бу егет биредә күп еллардан бирле эшләүче алдынгы механизатор Ринат Сәйфетдиновның якын туганы түгелме икән?" - дигән уй килде. Югыйсә икесе дә үз вакытында район үзәгендәге һәнәри уку йортында укып, механизатор белгечлеге алып чыкканнар. Рафыйк үзенең хезмәт юлын Зюзино авылында комбайнчы ярдәмчесе булып башлап җибәрә. Хуҗалыкта урып-җыю эшләре төгәлләнгәч аны җитәкчеләр терлекчелеккә күчерәләр. Егет хәрби хезмәттән кайткач та әле ул бер елдан артык фермада хезмәт куя. Көннәрнең берендә район газетасында Масловка авылына яшь төзүчеләр таләп ителүе хакында укыгач, әнисе фатихасын алып шунда юл тота. Масловка авылы ул чорларда гигант төзелешләре белән дан тота. Егеткә дә хуҗалык эшчәннәре өчен күп фатирлы йортлар төзелешендә эшләргә туры килә. Ә бер елдан соң ул монда үз тиңен очратып гаилә корып җибәрәләр. Киләчәге өметле була бу авылның. Җитәкчеләре дә хезмәт сөючән егет, кызларга булышу, ярдәм итү ягын гына карый. Сәйфетдиновларга менә дигән матур иркен фатир бирәләр.

Идрис Аметов.

Бу язманы газетадан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев