Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Куллары алтын, диләр

"Чаллы" крестьян-фермерлык хуҗалыгында урып-җыюда катнашучы Мансур Насыйбуллинны оста автомобиль йөртүче буларак инде күптәннән беләм. Быел аның руль артына утыруына да 38 ел тулган. Бар гомерен ул туган авылында күмәк хуҗалыкта киеренке хезмәттә үткәргән. Илебез өчен авыр чорларда ишле гаиләдә үскәнгәмедер, тормыш кыенлыкларын кечкенәдән татый ул. Әтисе Һади абзый белән әнисе...

"Чаллы" крестьян-фермерлык хуҗалыгында урып-җыюда катнашучы Мансур Насыйбуллинны оста автомобиль йөртүче буларак инде күптәннән беләм. Быел аның руль артына утыруына да 38 ел тулган. Бар гомерен ул туган авылында күмәк хуҗалыкта киеренке хезмәттә үткәргән. Илебез өчен авыр чорларда ишле гаиләдә үскәнгәмедер, тормыш кыенлыкларын кечкенәдән татый ул. Әтисе Һади абзый белән әнисе Бәдәр апа барлык улларына да яхшы хезмәт тәрбиясе бирәләр. Өлкәннәрне хөрмәтләргә, кечкенәләргә игътибарлы булырга өйрәтәләр. Шуңа аларның барысы да эш урыннарында мактала. Мансур армия хезмәтен Польша җирендә үтә, анда берсеннән-берсе яңа автомашиналар белән идарә итәргә өйрәнә, яхшы хезмәт күнекмәсе ала. Аннан кайткач эшкә дәрте ташып торган егеткә хуҗалык җитәкчеләре "ГАЗ-51" автомашинасын тапшыралар. Менә шуннан еллар үтеп, тәҗрибәсе үскән саен яңарак автомашинага күчеп эшли ул. Иң куанычлысы, төгәллекне ярата, автомашинасын һәрчак төзек тота. Аның әле тагын бер асыл сыйфатына тукталмый мөмкин түгел. Эш урынын үзгәртергә яратмый ул. Колхоз яшәүдән туктагач, фермерлык хуҗалыгына күчкән. Ә биредә ел әйләнәсе руль артында йөреп булмый бит. Шуңа кыш айларында техника, агрегатларны сафка бастыруда катнаша. Зур булмаган коллективта башка күп кенә вак-төяк эшләрдә булыша. Соңгы елларда Мансур автомашина, трактор моторларын сүтеп җыю кебек җаваплы эшкә алынган. Инде менә соңгы берничә елда ул урып-җыю эшләрендә мактала. Быел да Мансур "Нива" комбайны белән игеннәрне җыеп суктыруда катнашачак. Техниканы ул инде күптәннән төзәтеп әзерлек хәленә китергән. Тик менә озаккарак сузылган яңгырлар гына эшне башларга комачаулый. Шулай да ул эшсез утырмый, автомашина белән көндәлек эшләрдә актив катнаша. Быелгы уракта ул Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Илдар Айфарахунов белән эшлиячәк. «Аларның уракта сынатмаячагына шигебез юк»,-ди фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Илдус Шакиров. Иң элек алар 200 гектар мәйданны биләгән катнаш азыкны суктырып алырга планлаштыралар. Аннан соң инде эшләр бер-берсенә ялганып дәвам итәчәк.
хезмәт алдынгысы Мансур Насыйбуллин. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X