Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Күңел биреп эшләве үзе бер үрнәк

Югары Тегермәнлек авылы машина-трактор паркына килгәндә агрегатлар тирәсендә чуалучы механизаторны күреп шунда юл тоттык. Ул бер үзе генә булса да байтак кына эшләр башкарырга өлгергән. Юлдашым, район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Зөфәр Әхтәмов, ул төзекләндергән чәчкечләргә югары бәя бирде. Хәйрислам Әхмәтҗанов барысын да үз җае белән башкара. Бер ише...

Югары Тегермәнлек авылы машина-трактор паркына килгәндә агрегатлар тирәсендә чуалучы механизаторны күреп шунда юл тоттык. Ул бер үзе генә булса да байтак кына эшләр башкарырга өлгергән. Юлдашым, район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Зөфәр Әхтәмов, ул төзекләндергән чәчкечләргә югары бәя бирде. Хәйрислам Әхмәтҗанов барысын да үз җае белән башкара. Бер ише детальләрне майлый, икенче бер узелларын салдырып складка тапшыра. Аның Югары Тегермәнлек авылына Күгәрченнән йөреп эшләвенә быел җиде ел тулган. Һәркөнне иртә таңнан үзенең шәхси МТЗ тракторы белән бирегә эшкә килә икән. Ә күңелен биреп эшләүчегә эш җитәрлек биредә. Бер минут вакытын да бушка әрәм итми ул. Әнә авыл хуҗалыгы машиналары, чәчкечләр тигез сафка тезелеп аскуймаларга урнаштырылган. Иңендә 40 еллык тракторчы тәҗрибәсе булган бу механизатор аларның һәр узелын кат-кат күздән үткәрә. Хуҗалыкның баш инженеры Рәҗәп Сафиннан да без аның турында күп кенә мактау сүзләре ишеттек.
-Нинди генә катлаулы эшне йөкләсәң дә аның өчен күңелем тыныч. Башкарган хезмәтен тикшереп торасы да юк. Кыска гына вакыт эчендә ул дистәдән артык чәчкечләрне кышкы саклауга куйды. Аяз матур көннән мөмкин кадәр күбрәк файдаланып каласы килә аның. Аннары эшенең сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел,-ди баш белгеч.
Узган ел Хәйрисламга инде таралып бетү чигенә җиткән МТЗ-80 тракторын тапшырганнар. Кыска гына вакыт эчендә ул аны төзәтеп, эшкә чыккан. Яз һәм көз айларында кырда чәчүдә эшләүче агрегатларны шушы иске тракторына арба тагып чәчүлек орлык белән тәэмин итеп торган. Кыскасы, күңелен биреп эшләве белән генә дә олы ихтирамга лаек ул.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев