Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Изгелек кылырга беркайчан да соң түгел

Күрше хакы-тәңре хакы, дигән мәкаль бар. Туганыңа ярдәм сорап барганчы иң элек күршеңә керәсең.

Күршеңнең ярдәмчел булганы әйбәт. Олы Кульга авылында яшәүче Понамаревлар хакында авыл халкы, күршеләренә дә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер,-диләр. Күңеле яхшылык, изгелек белән тулы Валерий Понамарев элеккеге хәрби-танкист. Ул чит илләрдә хезмәт иткән. Гаиләсе белән Белорусия, Германиядә яшәгәннәр. Тормыш иптәше Нина Понамарева белән 38 ел бергә, кыз һәм ул үстергәннәр, оныкларына куанып яшиләр. Отставкага чыккач та бирегә, әти-әнисе авылына кайтып урнашканнар. "Ул елларда бик яшь, көчле идек әле. Сыер, дуңгыз, сарыклар, үрдәкләр, бройлер чебиләр асрап яшәдек. Үз йортыбыз белән яшисебез килде, ике меңенче елда йорт сатып алдык",-ди хуҗа кеше. Машинасы белән район үзәгенә барганда авылдашлары һәрчак йомыш кушып җибәрәләр. Берсе ашау продукциясе, икенчесе йорт кирәк-яраклары алып кайтырга куша. Һәркайсының йомышын үтәргә тырыша ул. Еш кына аннан "районга барасың юкмы, мине дә алып барыр идең", дип шалтыратып белешә икән авыл халкы.
Гөлназ Зарипова.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X