Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Иңнәрендә йөкнең саллысы

"Кама" агрофирмасының техника утарында очраттык без чәчү батыры Илнар Нәҗмиевны. Агрегат янында бер төркем механизаторлар белән катлаулы бер узелны көйли иделәр.

-Сез бик вакытлы килдегез. Илнарны очратуы кыенрак. Кая кыен, аны шунда билгелиләр. Участоктан участокка күчеп кенә йөри,-ди хуҗалыкның баш инженеры Ринат Әльмөхәммәтов. Баш белгеч аның техниканы сакчыл эшләтүен дә өстәде. Яшь булуына карамастан, егет барлык техника һәм агрегатларны да яхшы белә. Шуңа соңгы елларда чәчү кебек җаваплы эшне аңа йөклиләр. Илнар бик кечкенәдән әтисе Зиннур абзый янәшәсендә авыл хуҗалыгы машиналары серләренә өйрәнеп үсә. Гомере буена диярлек терлекчелектә хезмәт куйган Миннегөл апа да улына яхшы хезмәт тәрбиясе бирә белгән. Шуңа кечкенәдән ул әти-әниләренә колхозда булышып чыныгу алган. Ә инде мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлагач, укуын район үзәгендәге һөнәри уку йортында дәвам иттергән. Менә шуннан соң 18 ел инде ул кыр эшләрендә актив катнаша. Эш сөйгәнне ил сөя, дигәндәй, хуҗалык җитәкчеләре генә түгел, ул яшәгән Рус Әшнәге авыл җирлеге хезмәткәрләре дә бу егет, аның гаиләсе турында җылы сүзләр әйттеләр.
-Бар эшкә дә кулы ятып тора. Нәрсәгә алынса, шуны булдыра. Күптән түгел генә алган йорт-җирләрен дә танымаслык итеп үзгәртте. Тормыш иптәше Инзия белән ике малай тәрбияләп үстерәләр, абзар тутырып терлек асрыйлар,-ди авыл җирлеге хезмәткәре Рамилә Шәйхетдинова. Нәкъ менә Илнар кебек эш сөючән егетләр турында авылның киләчәге ул, дип сокланалар. Соңгы елларда ул кыр эшләрендә алдынгылар сафында. Быелгы язгы чәчүдә ул лидерлык итә. Иртә бөртекле культуралар чәчүне уңышлы тәмамлагач, кукуруз игүгә күчкән.
Рәсемдә: чәчү батыры Илнар Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев