Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Игенчеләр кырда мактала, ашлык келәттә нурлана

Хуҗалыкларда урып-җыю эшләренең көйле баруы ындыр табагында да ачык чагылыш таба. Елның-елында камалылар кыр эшләрендә күпләрне сокландырып хезмәт куялар. Үрнәк эш алымнары ындыр табагында да ачык күренә. Кырдан кайтарылган икмәк көшелләре ачык һавада озак ятмыйлар. Ашлык чистарту машиналары ярдәмендә чистартылып келәтләргә урнаштырыла. Ә бу эшләрне хуҗалык эшчәннәре белән бергә, авылның...

Хуҗалыкларда урып-җыю эшләренең көйле баруы ындыр табагында да ачык чагылыш таба.
Елның-елында камалылар кыр эшләрендә күпләрне сокландырып хезмәт куялар. Үрнәк эш алымнары ындыр табагында да ачык күренә. Кырдан кайтарылган икмәк көшелләре ачык һавада озак ятмыйлар. Ашлык чистарту машиналары ярдәмендә чистартылып келәтләргә урнаштырыла. Ә бу эшләрне хуҗалык эшчәннәре белән бергә, авылның мәдәният, мәгариф тармакларында хезмәт куючылар да уңышлы башкаралар. Без булган көнне мәдәният хезмәткәре Илзирә Галиуллина белән балалар бакчасында эшләүче Ләйсән Бәдретдинова кызу эш белән мәшгуль иделәр.
-Ындыр табагында эшнең зур оешканлык белән баруына күңел сөенә. Кырдан кайткан икмәккә хөрмәт зур биредә. Әрәм-шәрәм булуына да юл куелмый,- ди Илзирә.
Шулай булмый ни, күп чыгымнар тотып, игенченең маңгай тире тамган җирне тиешенчә эшкәртү нәтиҗәсендә шулай, мул уңыш алуга ирешәләр алар. Билгеле инде, хезмәткәрләрнең тырышлыгына да тиешле бәя бирү кирәк. Күп еллардан бирле машинист булып эшләүче Якуп Биктаһиров белән ындыр табагы мөдире Фәнис Нурмөхәммәтовны үз эшләренең чын осталары дияргә мөмкин. Якуп дистәдән артык машиналарны төзек хәлдә тота. Кирәк вакытта тракторга утырып, ашлык төяргә булыша. Ә Фәнис исә кырдан кайткан бөртекне кулына алуга ялгышмыйча аның дымлылыгын билгели. Район үзендәге лабораториядә эшләүчеләр дә аңа сокланалар. Ул озаткан культуралар белгечләр тарафыннан һәрвакыт уңай бәя алалар. Камалылар инде киләсе елга язгы чәчүгә җитәрлек күләмдә орлык запасы тупларга өлгергәннәр. Бүген аларның калибрлау эше дә көйле оештырылган. Бер сүз белән әйткәндә, ындыр табагында эш темпы һәрвакыт югары, эшләүчеләрнең дә кәефләре күтәренке. Хезмәткә түләүдә дә биредә тоткарлыклар юк икән.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев