Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Галимҗан Галимов: тәҗрибәсе остазныкы, күңеле яшьләрнеке

Хуҗалыкта эш көне тәмамланып килгәндә Яңа Арыш авылы машина-трактор паркы капкасыннан үтеп кергән көпчәкле трактор гаражлар янәшәсендәге калку урынга барып туктады.

-Ул һәрвакыт иртән беренчеләрдән булып эш башлый, соң гына кайтып туктый. Шулай тракторын билгеле бер урынга куярга гадәтләнгән инде,-дип таныштырды безне баш инженер Сергей Егоров аның белән Галимҗан Галимовның тракторда эшли башлавына быел 45 ел тулган. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач ул район үзәгендәге һөнәри училищеның авылда ачылган филиалында укып тракторчы-машинист һөнәренә ия була. Биредә тракторда эшләгән чорларында аны Мамадыш шәһәрендә автомобильчеләр курсына җибәрәләр. Үзенең тырышлыгы һәм күп белергә омтылышы аркасында тормышта барысы да җиңел бирелә аңа. Хәрби хезмәттән кайткач, ул еллардагы хуҗалык бригадиры Сәлман абыйсы Мусин аның техниканы яхшы белүен күздә тотып, Т-25 тракторы тәкъдим итә үзенә. Аннан шактый еллар дәвамында хуҗалыкта автомобиль дә йөртә ул. Хуҗалык өчен кирәкле йөк белән меңәрләгән чакрымнарга чыгып киткән вакытлары да күп була аның. Ә менә бүгенге МТЗ-80 тракторын иярләвенә шушы көннәрдә 22 ел тулган. Техникага кадер-хөрмәт булганда гына ул шулай озак хезмәт итә шул. Хуҗалык уңганы Галимҗан Галимов һәр көнне иртән эшкә килгәч иң элек тракторын карап, кирәкле узелларын майлап ныгытырга күнеккән. Бүген хуҗалыкта иң иске трактор булып исәпләнсә дә аңа һәрчак җаваплы эш йөклиләр. Ике дистә елдан артык вакыт эчендә аның әле бервакытта да кырда ватылып, тракторын тарттырып кайтканы булмаган. Бай тәҗрибәле механизатор, остазы Сәлман абыйсының техникага сакчыл булырга кирәклеге турындагы киңәшен һәрчак күңел түрендә йөртә. Еш кына хуҗалыкта аңа яңа кайткан тракторлар белән ярышып эшләргә дә туры килә. Иңендә бай хезмәт тәҗрибәсе булган бу тракторчыны күптән түгел генә хезмәттәшләре олылап лаеклы ялга озатсалар да җитәкчеләре аны тиз генә арадан җибәрәселәре килми. Хуҗалык эшләрендә әле дә яшьләр төсле актив катнаша ул.

Идрис Аметов.

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев